Җырчы Рината Тей гаиләсендә зур кайгы. Ул халыктан ярдәм сорый

-- Лейла

Җырчы Рината Тейның гаиләсендә зур кайгы.

“Ирем комада…

Озак уйладым, бу постны язаргамы-юкмы, шулай да Сезнең белән уртаклашырга булдым.

⠀25 октябрьдә иртәнге сәгать 7дә иремә шалтыратып чит тавыш ишеттем. Полиция җавап бирде һәм “ирең һәлакәткә юлыкты,”- дип хәбәр итте.

⠀Хәзер 26 көннән соң аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Шушы көннәрдә аягына операция ясалды һәм тагын операция көтелә.

⠀Тормышта бит, һәрвакытта да мондый афәт сиңа беркайчан да кагылмас, һәрвакытта да яхшы булачак, дип уйлыйсың. Мин хәзер тормышымда бик авыр чор кичерәм, барысы да үргә барган кебек иде, ләкин бер көндә генә туктап калган кебек булды.

Ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.»- дип яза ул үзенең инстаграмында.

«Иремә кан кирәк. 4нчы группа уңай яки башка группа.⠀

Донор булырга теләүчеләр каннарын Оренбург тракты 138Б адресы буенча РКХнең кан салу бүлегендә тапшыра алалар.⠀

Донорларны дүшәмбе-җомга 8: 00-12: 30  кабул итәләр.» — дип мөрәҗәгать итә ул үзенең язылучыларына.

 

Бәйле