Төн җитсә, шкаф ишеге шыгырдап ачыла, идәндә кемдер йөгергән аермачык ишетелә…

Бик курка торган бала идем. Һәр шикле тавыштан колакларымны торгызам, курыкам. Ә безнең йортта тавышлар күп иде. Еш кына ишекләр үзләре ачыла,аш бүлмәсендә шыгырдаган тавыш яңгырый, ә өстәлдән тәлинкәләр төшә. Әти бу хәлләрнеболай  аңлата: янәсе, идәннәр кыйшайган, стеналар кәкре-бөкре, шуңа күрә шыгыр-шагыр килә, савыт-саба коела. Аңа болай уйлау җиңелрәк иде. Һәм хәзер аны аңлыйм мин аны.

Тик ул чакта түгел. Ул чакта мин белә идем: бу төнге «һәлакәт» — кыйшайган идәннәр нәтиҗәсе түгел, бөтенләй юк. Барысы да күпкә гадирәк иде, әмма күпкә куркынычрак. Безнең өйдә бездән тыш өч кеше яшәде. Минем бүлмәмдәге шкафта. Әгәр мин алар аннан чыкканчы йокларга өлгерсәм, миңа бәхет елмайды. Өлгермәсәм… Шкаф ишеге бераз шыгырдый, ачыла һәм башлана. Аларың адымнары төнге тынлыкта ачык ишетелә. Ул зур бүлмәгә сирәк керә — ешрак кухняда яки миндә кала. Өстәл тартмаларын ача, китапларны кыштырдата. Ә мин бу вакытта башымнан юрган белән капланып ятам, болар белән йөзгә-йөз очрашмасам гына иде. Ул чакта мин белми идем, аларның ничек күренгәнен һәм ничек аталуларын. Ә миңа әбием сөйләде.

Барабашка

Ул чакта бу сүз минем башымда ныклап урнашты. Ул төнне миңа тагын йокы тиз килмәде. Күрше бүлмәдә ут сүндереп, әти белән әни урын-җиргә ятуын ишеттем. Бөтен дөнтя караңгылыкка чумды. Димәк, тиздән ул чыгарга тиеш иде.

Шулай килеп чыкты да: шкаф ишеге шыгыртады, мин кечкенә аякларның идәнгә басып, тапылдавын  ишеттем. Беренче тапкыр ул минем караватыма ук килеп җитте, аннан тукталды. Шул арада сикереп менде, аяк астындагы матрацның бераз изелгәнен сиздем. Барабашка мендәргә килеп җитте… юрганымны сөйри башлады. Һәм ике зур сары күз миңа төбәлгәнен күрдем. Ул миңа песи кыяфәтендә килде. Кызыксынучан кара песи. Ә бит безнең өйдә песиләр юк иде — әни аллергиядән интегә…

Әгәр дә төн уртасында мин алар янына йөгереп керсәм,  әти һәрчак бик каты ачулана. Ул көнне алар үзләре минем янга килеп җиттеләр. «Барабашка!»,- дип кычкырдым әни мине тынычландырырга маташкан арада, ә әти, тиз-тиз генә шкафны карап чыкты. «Монда бернинди Барабашка да юк», — диде ул ахыр чиктә. Киләсе айларда әти күпкә чәүчәләк булды. Ә төннәр тагын да шау-шулыракка әйләнде.

Чөнки Барабашка үпкәләде. Өйдән әйберләр югала башлады, минем заводкалы машиналарым идәндә үзләре зырылдап йөрде, түшәмдәге люстралар сәер селкенде, ә кухнядагы тәлинкәләр бер-бер артлы идәнгә очты… Тиздән мондый хәлләр көндез дә башланды. Ул качып йөрсә дә, күз чите белән еш күрдем ул йөнтәс җан иясен.

Болар барысы да безнең тормышыбызга йогынты ясады. Әнинең аллергиясе ешрак кабатланды, гомумән, алар әти белән тиз кызып китә, ешрак ызгыша башлады. Әни өйдә нидер эшләү мәгънәсез, ә әти үз әйткәненә ышана. Дөрес, кычкырыш вакытында алар бу темага беркайчан да кагылмады, тик мин болай да барысын да аңладым.

Бервакыт фатирыбызга ниндидер бер хатын-кыз килде. Ул өйне җеннәрдән чистарта имеш. Бүлмәләр буйлап йөрде, нидер пышылдады, йөрде…, тик нәтиҗәдә берни дә булмады. Шул ук төндә без су шаулап акканга ундык, чөнки Барабашка йортта бөтен краннарны ачкан. Ул вакытта без өчәү кухняга чыгып утырдык. Бүлмәдә тавыш килүгә әти тикшерергә бара, алар беразга тынып тора, әмма беразга гына.

Бу ничек кенә яңгырамасын, гаиләбезне әбинең кинәт үлеме коткарды. Бу фаҗигадән соң әти-әниләр бер-берсенә карата мәрхәмәтлерәк булды, ә бераздан без аның фатирына күчтек. Безнең гаиләдә янә тынычлык хөкем сөрде. Барабашка бездән калды.

Мин бу хакта нигә искә алам соң? Инде бик күп еллар үтте: мин өйләндем,  үз фатирыбыз булды, песи алдык. Бездә барысы да әйбәт кебек. Без хатыным белән тыныч, матур яшибез, бер ел элек безнең улыбыз тулы. Тик…

Соңгы вакытта өйдә үзгәрешләр күзгә чалына башлады. Мәче дә нидер сизенә… әйтерсең, кемнедер күзәтеп тора. Кайчагында бер ноктага озак карап тора, ә кайчагында сагаеп шунда йөгерә. Сабыебыз да начар  йоклый башлады. Ә кичә… Кичә берәү дә яшәмәгән күрше бүлмәдә шкаф ишеге шыгырдап  ачылганны ишеттем…

Кайдадыр укыган идемме, әллә сөйләдеме, мондый җан ияләре игелекле дә булла икән. Мин аңа төрле-төрле сыйлар куярмын. Кем белә, бәлки бу юлы бары да җайланыр…

Пикабу

Бәйле