«Бер мизгелгә булса да онытылып алдык» — «Барс Медиа» татар медиагруппасы хәйрия концертлары үткәрә

-- Alfia

«Татар Җыры» фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан «Барс Медиа» татар медиагруппасы Республиканың социаль оешмаларында концертлар үткәрә. «Я — ДоброТворец» иҗади хәрәкәте белән берлектә әзерләнгән беренче хәйрия концерты Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында узды. Анда Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров һәм Илсаф, шулай ук популяр башкаручы Чәчкә чыгыш ясады. Бу очрашу өлкәннәргә генә түгел, җырчыларның үзләренә дә онытылмас хатирәләр бүләк итте.

Икенче концерт Казандагы «Дуслык» балалар реабилитация үзәгендә узды. Популяр җырчылар Азат Фазлыев, Ләйсән Гимаева һәм Илназ Сафиуллин белән Татар радиосы алып баручылары Рамил Шәрәфиев һәм Айсылу Лерон  әлеге үзәктә тәрбияләнүче балаларга чып-чын тамаша куйды. Балалар җырчыларга кушылып җырлады, биеде, уеннарда катнашты һәм ахырдан рәхмәт йөзеннән үз куллары белән эшләнгән картина да бүләк итте.

«Балаларның шат елмайган йөзләрен күрү — иң зур рәхмәттән дә кадерле. Үсеп килүче буынның татар җырларын шулай яратып кабул итүе дә бик сөендерде!» дип уртаклашты оештыручылар.

Хәйрия концертларының чираттагысы кичә Казандагы онкология үзәгендә оештырылды. Дәваланучылар «Татар Җыры» лауреатлары Илдар Әхмәтов һәм Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах белән очрашты. «Матур җырлар тыңлап, бер мизгелгә булса да онытылып алдык» дип рәхмәтләрен белдерде пациентлар.

 

Фотолар: Абдул Фархан, "Татар Информ" мәгълүмат агентлыгы

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий