Педофил тугыз ай буе дусларының дүрт яшьлек кызын көчли

-- Лейла

 Удмуртиядә Балезино бистәсендә яшәүче 40 яшьлек ир берничә ай буе дусларының дүрт яшьлек кызын көчләгән.

«Элегрәк ир бала яшәгән йортта берничә тапкыр булган һәм кызның гаиләсе белән дус булган», – дип билгеләп үттеләр Удмуртия буенча РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Беренче инцидент ир исерек хәлдә төн кунарга калгач була. Аннан соң ул тугыз ай дәвамында берничә тапкыр кунакка килә, тәм-том алып килә  һәм баланы көчли.

Күпмедер вакыттан соң кыз әнисе һәм апасы  бу  турыда сөйли, алар полициягә мөрәҗәгать итә.

Фото: "пиксабай "

Чыганак: news-r.ru

Бәйле