9 яшьлек улын үтергән Екатеринбург кешесе Уфада тотылган

-- Alfia

Тугыз яшьлек улын үтергән Екатеринбург кешесе Уфада тотылган.

Бала Екатеринбургта әнисенең фатирында үтерелә. Аның юкка чыгуын хатынның апасы белеп кала һәм чаң суга. Сабыйның гәүдәсен 28 ноябрьдә табалар. Әнисе белдерүенчә, үләр алдынан ата кеше улын камчы белән кыйный, аннары авызына келәп тыга. Ул шуннан тончыгып үлә.
Баланың әти-әнисенең бер сектада торуы ихтимал. Аның башлыгы кул астындагыларны кечкенә генә шаянлыклары өчен дә балаларны ерткычларча кыйнарга мәҗбүр итә.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле