Тугыз яшьлек кызны көчләгәннән соң, ир-ат аны бәдрәф чокырына ташлый

-- Лейла

Краснодар өлкәсендә югалган тугыз яшьлек кыз баланы тикшерүчеләр бәдрәф чокырында табып алалар. Аның монда эләгүе коточкыч гамәлгә бәйле.

Родниковский хуторында күпләрне аңын югалтырлык дәрәҗәгә җиткергән вакыйганың нечкәлекләре ачыклана. Тугыз яшьлек кыз бала иптәш кызы янына бер өйгә килә. Иптәшенең анасы исә бергә яшәүче ир заты белән өстәл артында салып утыралар. Бераздан исерек ир башлангыч класс укучысын кыйнап ташлый һәм… көчли. Шуннан соң исә, әлеге коточкыч гамәленең эзләрен югалтырга теләп булса кирәк, ир-ат кызны гомуми бәдрәф юынтыклары килә торган чокырга ташлый.

Бер көннән хокук сакчылары кызны чокырдан табып ала. Аны хастаханәгә китерәләр. Бала ун көнләп реанимациядә ятканнан соң, ниһаять, аңына килә.

Бу гамәлне кылуда шикләнүче ир заты тоткарланган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле