Мари балалары үрчетеп ятасыбыз юк безнең, теләсә кая олак, башкача күземә күренәсе булма!

…Артык зур булмаган, гадәти генә авылда бер гаилә яши. Үзләренең уңганлыгы белән тирә-юньдә дан казана алар. Гади колхозчы гына булсалар да, заманына күрә менә дигән йорт салып керәләр, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, умартасын да тоталар. Әлеге юньчел, үрнәкле гаиләнең күрке, юанычы һәм ышанычы булып, бердәнбер уллары үсеп җитә.

Озын буйлы, типсә тимер өзәрдәй таза гәүдәле Айрат исемле бу егет гомер буена механизатор булып тир түккән әтисе Әнвәрне дә, фермада сыер сауган әнисе Мөслимәне дә бик ярата, хөрмәт итә. Иң мөһиме, кечкенәдән кул арасына кереп, эшсөючән, ихлас күңелле, итәгатьле һәм тыйнак булып үсә. Гади хезмәтнең зур шатлык, чын бәхет икәнлеген, әгәр ялкаулашмасаң, җимешләрен дә мул бирүен яхшы аңлый ул. Шуңа да, мәктәпне тәмамлагач, кем булырга дип озак баш ватмый, авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укырга керә. Югары уку йортында белем алып, туган авылына кайта. Әүвәл механик булып эшли, аннары баш инженер вазифасына үрләтәләр. Менә шулай җай гына, көйле генә бара бу гаиләнең тормышы. Тик көннәрдән бер көнне, аяз көндә яшен суккандай, дөньяларының асты-өскә килә аларның. Бар авыл халкын шаккаттырган, өсләренә ишелеп төшкән шул кайгы-хәсрәтнең, газап-михнәтләрнең һәммәсенә дә сөекле уллары Айрат сәбәпче була да инде… Асылда исә кеше ышанмаслык, акылга сыймаслык хәл-вакыйгалар менә болайрак килеп чыга.

…Айрат колхозда эшләвен дәвам итә. Хезмәтен күңел биреп, җиренә җиткереп башкара, гел мактаулы була. Кичләрен яшьләр арасына, клубка күңел ачарга чыга, хәмер эчү белән мавыкмый, азып-тузып йөрми. Ял көннәрендә үткәрелә торган кичке дискотекаларның берсендә ул оялчан гына, чибәр кызны очрата.

– Мин Марина булам, – дип таныштыра үзен күрше авылдан кунакка килгән тәти кыз.

– Ә мин – Айрат, бу авылда яшим, – дип елмая егет, сылукайның искиткеч гүзәллегенә һушы китеп.

Ике яшь йөрәк арасында шул мизгелдә мәхәббәт ялкыны кабына. Җәйге күктә җемелдәшкән йолдызлар берәм-берәм сүнеп, алсу таң нурлары беленә башлаганчы, авыл урамнары буйлап, җитәкләшеп, сөйләшә-көлешә йөреп, төннең узганын сизми дә калалар. Кызның мари милләтеннән булуын да, табиблыкка укып йөрүен дә шунда белә Айрат. Марина да егет белән ныклап кызыксына. Иртәгәсен янә очрашырга сүз куешып, хушлаша яшьләр.

Вакыт дигәнең агымсудай агыла да агыла инде ул… Өч ел гомер     узып та китә, Марина, укуын тәмамлап, эшкә урнаша. Ике яшь     йөрәк арасындагы кайнар мәхәббәт уты тагын да көчәя, ялкынлана, дөрли. Озакламый егет гаилә корып, бергә яшәү     турында кызга тәкъдим ясый. Марина исә шатланып риза була. Айрат үз гомерендә беренче җитди карар кылуы хакында әти-әнисенә дә җиткерә, тик алары гына киленнең чит милләттән булуын өнәми.

– Нигә улым, үзебезнең татар кызлары беткән идеме әллә сиңа? Каныбызны, динебезне бутап, туган-тумача һәм авылдашлар алдында оятка калыр хәлебез юк, миннән риза-бәхиллек тә, фатиха да көтмә! – дип ярсып, үксеп елап ук җибәрә әнисе. Айрат исә газиз әнкәсен мондый халәттә бер дә күргәне булмагангамы, бөтенләй каушап кала, тик уеннан кире кайтмый. Әти-әнисенең ризалыгыннан башка сөйгәненә өйләнә. Туй дигәннәре дә адәм төсле булмый инде аларның, кем әйтмешли, исем өчен генә үткәрелә.

Туй мәҗлесе узып, бергә яши башлагач, гаиләдә иминлек югала: талашып, ызгышып көн итә башлыйлар. Зәһәрен чәчеп торган биана да, аз сүзле, кырыс биатасы да бер гөнаһсыз киленнәренең чит милләттән булуын ассызыклап, аны түбәнсетә, мыскыл итә, төрлечә җәберли. Айрат хәләл җефетен яклап берәр сүз эндәшсә, өйдә олы җәнҗал куба.

…Бераздан Марина авырга кала. Йөкле булуына карамастан, биана йортында әүвәлгечә тырышып дөнья көтә: иртә таңнан торып сыер сава, малларны көтүгә куа, кош-корт карый, җәйге эссе кояшта көнозыны бакчада эшли. Ишегалды, өй эче, сөекле иренең өс-башы да һәрчак ялт итеп тора. Уйлап карасаң, шундый уңган, сабыр киленнең кадерен белеп, сөенеп кенә яшәргә иде дә бит аларга!.. Тик бианасы Мөслимәнең дуамаллыгы моңа һич юл куймый.

Шулай бервакыт, билгеләнгән көнне, Марина район үзәгендәге дәваханәгә хатын-кызлар консультациясенә юллана. УЗИда каралу үткәннән соң, табиблар аңа: “Сезнең игез балаларыгыз туачак”, – дип әйтә. Мондый зур шат-лыкны тизрәк сөйгәне Айрат белән дә уртаклашасы килә аның, шуңа да авылга ашкынып, очып дигәндәй кайтып җитә. Өйгә кергәндә барысы да төшке ашка җыелган була. Куанычы эченә сыймаган Марина хәләл җефетеннән сөенче ала. Бу хәбәрне ишетеп калган биана кеше ямьсез тавыш белән:
– Мари балалары үрчетеп ятасыбыз юк безнең, теләсә кая олак, башкача күземә күренәсе булма! – дип җикеренә башлый.

Моңарчы бар нәрсәгә дә түзеп яшәгән килен бу кадәр кимсетүне күтәрә алмый. Телефон аша җәһәт кенә бер якын туганын чакыртып, үзенең бирнә әйберләрен җыеп, машинага төяп, бөтенләйгә кайтып китә. Йорт бусагасын атлап чыкканда ул аермачык итеп:
– Мин китәм, ләкин соңыннан бик үкенәчәксез моңа, күрмәгәнегезне күрсәтәм әле мин сезгә! – дип яный.

Шулай итеп, килен төшкән йортның капкасы китәргә дип кире ачыла. Марина киткәч, йортта элекке яшәү тәртибе урнаша:     күзләреннән очкын чәчеп торган Мөслимә әүвәлгечә һәрнәрсәгә баш була, тормыш иптәше белән улы исә күндәм генә, ару-талу белми эшли бирә.

…Берчак Мөслимә фермадан бик арыган кыяфәттә кайтып керә. Ашарга да хәле калмыйча, көч-хәл белән диванга барып ята. Тора-бара авыруы көчәйгәннән-көчәя аның.

– Бу ни хәл булды соң әле, – дип авылдагы йөзьяшәр кендек әбисе янына барырга мәҗбүр була ул. Белемче карчык исә аның ни йомыш белән килгәнен сизенеп, алдан сүз башлый:
– Их, Мөслимә кызым, хәлләрегез шәптән түгел сезнең! Уратып сөйли торган гадәтем юк минем, шуңа да турысын әйтәм, гаепкә алмассың дип уйлыйм… Сезнең гаиләгезгә, дөньягызга авырлык киләчәк, чөнки киленегез кире кайтарып була алмаслык бозым салган, – ди ул.

Мөслимә бу сүзләрне ишеткәч, коты очып:
– Йә Ходай, газиз башкайларыбызның ниләр күрәселәре бар икән? –дип өзгәләнеп елый башлый.

Көн артыннан көн уза, бичара хатын чиреннән арына алмыйча, дөнья куя. Бераздан ире Әнвәр дә, ике-өч көн авырып торганнан соң, сәер генә рәвештә үлеп китә. Шулай итеп, дөньядагы иң газиз кешеләрен – башта әнисен, аннары әтисен җирли Айрат. Ә алда исә аны тагын да куркыныч бәла сагалый…

Көзге көннәрнең берсендә, үзенең иномаркасына утырып, мәрхүм әтисенең үлемен рәсмиләштерү өчен, район үзәгенә юллана ул. Китеп, күпмедер вакыт үтүгә, йортларында янгын чыга. Әйтерсең, бензин сибеп, ут төрткәннәр: башта өйне, аннары каралты-кураны бер-бер артлы ялкын телләре ялмап ала. Фаҗига урынына халык җыела, йөзьяшәр кендек әбисе дә ашыгып килеп җитә, янгын сүндерү машиналарын да чакырталар. Ут-ялкын шулкадәр көчле була ки, хәтта якын да бара алмыйлар, таудай дөньяны карап торып дигәндәй яндыралар. Ярыйсы гына җилле көн булганлыктан, ут тирә-юньгә таралмасын дип, белемче карчык үзенең иң көчле догаларын укый. Шулчак һәммәсе дә чатыр-чотыр янган каралты-кура эчендәге малларның чарасызлыктан мөгрәгән тавышлары белән беррәттән, ниндидер күзгә күренмәс, сәер затларның ямьсез итеп, шаркылдап көлгәнен һәм шыңшып елаганын да ишетә. Әбекәй догасын тагын да кычкырыбрак укуын дәвам итә, һәм ни гаҗәп: койма буйлап ике як күрше ихаталарга үрмәләгән ялкын телләре үзеннән-үзе юкка чыга бара! Аннары җыелган халык моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән һәм кеше аңына сый-маслык коточкыч күренешнең шаһиты була: баягы көлгән, елаган тавышлар үзәк өзгеч чинауга әверелә һәм дөрләп янган ихата өстеннән тузан, көл, корым катыш утлы өермә пәйда булып, күккә аша.

– Күрдегезме, балалар, җиргә кара көчләр төшкән иде, иблис мәлгунь үзе булды ул, – дип сөйләнә әбекәй һәм башы әйләнеп, чайкалып китә. Янындагы кешеләр, һушларына килеп, аны якында гына яткан түгәрәк таш өстенә алып барып утырта.

– Авылыбыз белән янып, юкка чыга идек, ләгънәт төшкере! Явыз иблис белән көрәшеп, яшәү көчемне югалттым, тик шулай да җиңдем мин аны! Үз гомерем бәрабәренә сезнең барчагызны да олы афәттән коткардым. Хушыгыз, бәхил булыгыз, балалар! – дип көч-хәл белән генә әйтә дә, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Тиздән, сиреналарын кычкыртып, янгын сүндерү машиналары да килеп җитә. Тик ут-ялкын басылган, йорттан, каралты-куралардан хәрабәләр генә торып калган була инде…

Кичкә район үзәгеннән Айрат та кайтып җитә. Капка төпләренә якынлашуга ук дөньяларының янып, көле күккә очуын күрә, машинасыннан төшеп, нәрсә эшләргә дә белмичә, кендек әбисе җан тәслим кылган таш өстенә барып утыра. Акрын гына көзге яңгыр сибәли, ә ул, башын тотып, бер ноктага текәлеп, уйга бирелә… Узып барган авылдашлары аңа эндәшергә дә җөрьәт итми, бераздан күрше әбисе Гыйльмениса түти чыгып, Айратны тынычландыра, юатып, үгетләп, үзләренә куна алып кереп китә. Гаҗизлектән битараф калган егет өйдәгеләргә игътибар да итмичә, киселгән агачтай, карават өстенә ава. Таңга кадәр керфек тә какмый ята ул: үткән тормышын кинотасмадагы кебек, күз алдыннан кичерә. Уйларын бер Ходай һәм үзе генә белгәндер…

Кешеләр белән ихлас аралашучан, ачык күңелле Айратны башына килгән кайгылар тәмам бөгеп сала: ул боега, беркем белән дә сөйләшми, үз эченә бикләнә. Ярый әле, фаҗига көнендә район үзәгенә барган чакта барлык документлары да янында була аның. Бер атна дигәндә колхоз белән алыш-бирешне өзеп, җиңел машинасын сатып, юллык, яңа урынга урнашканда эш бирүченең кулына салырлык берникадәр акча юнәтеп, авылдан башын алып чыгып китә ул. Өстенә ябырылган афәттән арыну, чиксез хәсрәтен оныту өчен, бөтенләйгә Себер тарафларына юллана.

…Киткән көнне Гыйльмениса түти тукталышка кадәр озата бара аны. Көз урталары була, гадәттәгечә, салкын яңгыр туктаусыз пыскаклый, күктә егетнең сагышы төсле кургаштай каракучкыл болытлар талгын гына агыла да агыла… Автобус көткән чакта Айрат авыл ягына карап, уйга чумып, сүзсез генә басып тора, ә күрше әбисе аны чын күңеленнән кызганып, тын гына елый. Эх, беләсе иде шул чагында ниләр хакында уйлады икән ул?.. “Минем дә гаиләле булып, балалар тәрбияләп, адәмчә яшәргә, бәхетле булырга хакым бар иде бит, фатихаңны ник бирмәдең, әнкәй?” – дип өзгәләнгәндер, мөгаен…

Рәфил САМАТОВ

Бәйле