Барысы да парлы-парлы яши, миңа гына, никтер, тиңдәш юк

Ялан уртасында моңсуланып,

Ялгыз гына үсте ак каен.

Ялгыз гына салкын кышны җиңде,

Язны сәламләде ел саен.

Юк иде шул аның яннарында

Авыр чакта терәк, яклаучы.

Кыш һөҗүме — буран котырганда

Иңен куеп, җилдән саклаучы.

«Чиксез авыр, сагышымны сөйләр,

Хисләремне бүләр иптәш юк.

Барысы да парлы-парлы яши,

Миңа гына, никтер, тиңдәш юк.»

Шулай уйлады ул, көзләр җитсә,

Шаулап койды яфрак-яшьләрен.

Кемнәр аңлар аның аһ-зарларын,

Кемнәр бүләр ятим хисләрен?

Ялан уртасында моңсуланып,

Ялгыз гына үсте ак каен.

Ялгыз гына салкын кышны җиңде,

Язны сәламләде ел саен…

Сихри бер кич иде. Аяз күктә

Күз кысышты шаян йолдызлар.

Күл буенча сер сөйләшкән булып,

Шыбырдашты зифа камышлар.

Ай йөренде күктә көтүчедәй,

Тирә-ягын саклап, каранып.

Җылы җилләр сылу ак каенның

Яшел толымнарын тарады.

Шундый бер төн иде. Табигатьнең

Чиксез гүзәллеге бар икән.

Җитәкләшеп туктадылар

Каен янына икәү.

Әйе, икәү!

Карашлары назлы,

Хыяллары якты, канатлы.

Ихлас җанлы гыйшык юлчыларын

Каен бер күрүдән яратты.

  • Көтәрсеңме, иркәм?
  • Көтәм, кирәк икән

Гомерләрем буе көтәрмен.

Сине сагынганда икәү йөргән

Сукмаклардан кабат үтәрмен.

Хезмәткә дип сине ил чакыра,

Бурычыңны үтәп, яңадан

Шул ук уйлар, шул ук хисләр белән

Очып кайт син, иркәм, яныма.

  • Көтәм, диеп вәгъдә бирүләрең

Берүк тапланмасын, пакь калсын.

Киләчәктә безнең бәхетебез

Шушы ак каендай ак булсын.

  • Юк, юк, бәхетегез минем белән

Чагыштыра берүк күрмәгез!

Карагызчы, мин бит ятим, ялгыз,

Ак каендай булыйк, димәгез!-

Ачыныплар өзгәләнде каен.

Ләкин дәшәлмәде – ул телсез.-

Берүк зар күрмәгез, и, балалар,

Берүк парлы була күрегез!..

Ялан уртасында моңсуланып,

Ялгыз гына үсте ак каен.

Ялгыз гына салкын кышны җиңде,

Язны сәламләде ел саен.

Ә бүген. Бүген ак каенны кочып,

Үксеп-үксеп, сылу кыз елый.

Ул теге кыз, теге илаһи зат,

Сулкылдаплар нидер пышылдый.

  • Нәрсә булды, сеңел, ни өчен соң

Яшьле синең зәңгәр күзләрең.

Сагышларга никләр башың салдың,

Сөйлә миңа, сөйлә сүзләрең.

Һәлак булган!-

Шушы дәһшәтле сүз

Ярып-телеп үтте киңлекне —

Ниләр өчен безгә мондый сынау,

Ниләр өчен соң без гаепле?..

Ак каенның кырыс бу дөньяга

Һичбер ышанычы калмады.

Шомлык бәргән көчле җилгә кушылып,

Шаулады да бары шаулады.

Сихерләтеп барлык табигатьне ,

Киңлекләрдән киңлеккә таба.

Бәрелә-сугыла йөри төсле бер җан,

Талгын гына бер җыр агыла:

«Бәхетемне ак каенга тиңләп,

Ап-ак булсын, диеп теләдем.

Ак каенның ятим икәнлеген,

Ялгыз икәнлеген белмәдем.»

…Ялгыз гына салкын кышны җиңә,

Язны сәламли ул ел саен.

Ничә еллар инде ятимсерәп,

Япа-ялгыз үсә ак каен…

Миләүшә ГӘРӘЕВА.

Бәйле