Кем хаклы, сеңлемме, минме?

Ике ел элек әтиебез авырып китте. Инсульт булып, хастаханәдә шактый гына ятып чыкты. Каян чыккан авыру булгандыр ул аның, йөрәк белән интегүчеләр нәселдә юк безнең. Башка төрле авырулар бар, әмма йөрәк белән берәүнең дә егылганы юк иде.
Тартып, эчеп йөри торган кеше булса, дәшмәс идең әле аны. Безнең әти аның ишедән дә ерак тора. “Яшь чагында да тарканы булмады бит аның”, – ди әни. Әмма инсульт аны-моны карап тормыйча гына бәрә икән ул. Нәселдә юк, тәмәке тартмыйм дип кенә тынычланып йөрисе түгел икән. Кем белгән менә ничек яшәргә? Аптырарлык та бит.
Менә безнең урамда бер ир бар. Ул да нәкъ әти яшендә безнең. Минем аны үз гомеремдә айнык көе күргәнем юк. Аның бите дә зәңгәрсу-шәмәхә инде шулай яшәп. Хатыны да, бала-чагасы да юк. Бәлки яшь чагында кеме дә булса булгандыр аның, кем белсен аны. Әмма хәзер беркеме дә юк аның. Каядыр әнисе яши. Аның белән аралашмыйлар. Исерек кеше белән ни дип аралашып булсын инде. Анасын да танымый торгандыр ул. Ашавы да юк бит инде аның, берние юк. Ә һаман да яши әле, инсульт та сукмый, аракысын да эчеп туймый.
Ә шалт итеп йөргән әтигә сукты менә. Сәгать суктырып йокларга яталар, ашаган ризыклары сыйфатлыдан сыйфатлы, ә авыру китерде дә бәрде. Без барыбыз да бик аптырадык инде шуңа. Хәзер аңламассың. Бер дигән яшәп тә, шундый көнгә калуың бар икән.
Без гаиләдә ике кыз үстек. Мин Казанга китеп урнаштым, сеңлем классташына кияүгә чыкты. Кияү укып, районга әйләнеп кайткан иде инде ул вакытта. Эш булып торганда китмибез, туган җирдә, туган-тумача, әти-әниләр булган җирдә яшәве җиңелрәк тә булыр дип, алар калдылар, беркая да китмәделәр. Фатир ягыннан да әйбәт туры килде аларга, социаль ипотека белән очсызга гына алдылар да, тиз арада түләп тә бетерделәр.
Ә мин Казанда калдым. Авырлыклар аша, зур процентлар белән түләп фатирлы булдым, машина алдым. Хәзер аларның кредитлары да түләнеп беткән инде, эшем дә бар, балам да бар. Яшермим, мин берүзем сеңлем белән аның иренә караганда күбрәк акча алып эшлим.
Шуңа күрә әти авырганда күп чыгымнарны мин түләдем. Массажына да, әйбәт даруларга да үзем түләдем. Урын өстенә калып, күпчелек вакытын ятып кына торганда, кыйммәтле матрас та кайтарттым. Көне-төне әтине саклап утырган әнине дә уйларга кирәк бит.
Ул да яшь кызлар түгел, аңа да күп төрле витаминнар алып кайттым. Мин санамыйм да, мактанып та әйтмим. Үземнең әти-әни, булдыра алгач, алдым да оныттым. Көн саен диярлек алар янына барып йөргән сеңлемә дә авыр булгандыр.
Кайчагында кунып та калды, кайчакларда ике-өч урады, ашарларына пешерде, юасын юып торды. Мин бит көн саен йөри алмыйм алай. Кайтсам да, озакка түгел, күп дигәндә ике-өч көнгә генә кала алам. Хәзер әтинең хәле әйбәт инде болай, күнектек, ияләштек, дигәндәй. Әкренләп торып йөри.
Әмма микроинсультлары берничә тапкыр булды инде тагын. Ничек кенә аякта булса да, гел сакланырга, чамалап кына яшәргә кирәк. Әни дә нык бетереште. Кайтып-китеп кенә яшәсәм дә, мин боларның барысын да күрәм, белеп торам. Шулай ук ярдәм итәм. Әмма минем дә тормышым бар бит.
Мин дә эшлим. Мин робот түгел бит инде, ял итәсем килә. Бала белән диңгезгә барып ял итеп кайтырга сөйләшкән идек. Кызым да эшен шулай җайлады, икебезгә туры килсен, дидек.
Сеңлемә шуны әйткән идем, ул кабарып шартлады. “Җылы якларга барып, яллар итеп йөрергә оялмыйсыңмы? Әти авырганда, кем шулай китә инде?” – ди. Бер ялсыз эшләп, мин дә егылсам, ни булыр? Анысын бер дә уйламый. Ике ел рәттән бөтен дарулар минем хисаптан булганны да уйламый.

Исемемне күрсәтмәгез.

Бәйле