Ярты миллиард сум откан әби тормышы

Ленинград өлкәсендә яшәүче, гардеробта кием алучы булып эшләгән пенсионер ел башында ярты миллиард сум акча откан булган. Пенсионер акча отканнан соңгы тормышын сөйләгән.
«Миңа бүгенге тормышым ошый, һәм мин аны ниндидер кардиналь үзгәртергә җыенмыйм. Затлылык һәм артык пафос артыннан куганым юк. Үзеңне, якыннарыңны ярату, һәр көнгә сөенеп яшәү — болар барысы да минем өчен һәрвакыт мөһим иде, шул ук кыйммәтләр хәзер дә саклана. Әлбәттә, матди бәйсезлек иртәгәсе көн турында борчылмаска мөмкинлек бирә», — дигән ул.
Пенсионер ханым, шулай ук, акчаларның бер өлешен үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген ныгытуга сарыф итүен әйткән. Бер өлешен күршедә фатир сатып алган улына биргән һәм ул хатыны белән Тунис һәм Таиландка сәяхәткә киткән. Үзе ире белән шифаханәдә ял итәргә ниятли.
«Отканнан соң безнең гаиләдә могҗиза булды: улымның кызы туды. Бу — бик зур шатлык», — дип сөйли җиңүче һәм акчаның бер өлешен хәйриячелеккә юнәлтүе һәм лотерея билетлары сатып алуын дәвам итүе турында белдерә.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле