Ничә сабыйның үлеменә китергән

Балалар тудыру йортының элеккеге мөдирен сабыйларның үлеме өчен кулга алганнар.

27нче бала тудыру йортының Мәскәү филиалы мөдире Марина Сармосян Савелово суды тарафыннан кулга алынган. Аны Җинаять кодексының берьюлы ике маддәсе — «ваемсызлык» һәм «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтү» буенча гаеплиләр.

«МК» билгеле булганча, әлегә җинаять эшендә зыян күргән дүрт бала бар. Аларның берсе, Татьяна, сүзләренчә ул мөдир күзәтүендә бала тапкан, нәтиҗәдә  кызы үлеме белән тәмамланган. Бәхетсез ананың сүзләренә караганда, бала сәламәт булган һәм җитлегеп туган, ә контракт өчен ул 160 мең сум акча биргән. «Сепсиска китергән инфекцияне кертеләр, гипотермия ясамадылар һәм үләргә ташладылар, баш миендәге тискәре нәтиҗәләргә китерә торган гентомицин белән дәваладылар!» — хатын-кыз бала тудыру йортында булган вакыйгаларны шулай  сурәтли.

Тормыш иптәшем беренче балабызны агымдагы елның 21 апрелендә тапты, — дип сөйли тагын бер зыян күрүче Кирилл. — Улыма менингитка алып килгән стрептококны йоктырганнар һәм хәзер бала ярты елдан артык аңсыз реанимациядә яши! Баланы хастаханәдән ялкынсыну белән чыгарганнар икән. Бу кайгыдан баланың әби-бабасы да үлгән.

2018 елның көзендә Мәскәү кызы Миленаның яңа туган улы вафат булган. Хатын кесарев кисүе ясауларын  үтенгән, тик табиблар аңа колак салмаган, дип белдергән. Тагын бер зыян күрүче Мария, улы эпидураль анестезияне алдан кабул итеп алганнан соң инвалид булган, дип раслый. Барлык бала табучы хатыннар шикаять белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, шуннан соң җинаять эше кузгатылган. Сармосян үз теләге белән гаепләү белдергәнче үк эштән киткән. Ул судтан өй аресты белән чикләүләрен сораган, тик фемида хезмәткәрләре тикшерү дәлиле белән килешкән — иректә булганда, элеккеге мөдир табибларга басым ясарга мөмкин.

Чыганак “МК”
фото: Геннадий Черкасов

Бәйле