Пилот Дамир Йосыпов самолет утыртканда кырда ниләр кичерүен искә төшерде

«Урал авиалинияләре» пилоты, Россия Герое Дамир Йосыпов кукуруз басуында самолет утырганда нәрсә уйлавы турында сөйләде. Ул игътибарын бары тик һава судносы белән идарә итүгә генә юнәлтүен таныды.

Пилоттан үлем һәм тормыш чигендә калганда, кеше нәрсә тоюын сораганнар. «Һәркемнең үз реакциясе дип уйлыйм. Тормышым күз алдымнан узмады. Якыннарымны да, туганнарны да искә төшермәдем. Самолет белән идарә итү, барысын да тиз анализлау, карар кабул итү мөһим иде. Ул вакытта минем өчен самолет һәм икенче пилот кына бар иде. Без үләбез дигән уй да кермәде. Очкыч чыдар, исән-имин басуга төшәрбез дигән өмет алга өндәде.

«Мин динле кеше булсам да,  теләк теләмәдем, догалар укымадым. Вакыт җитмәде, мәгълүмат көчле агымы, көрәштем, нидер төзәтергә тырыштым, шуңа күрә чит фикерләр булмады. Барысы да шулкадәр тиз килеп чыкты ки, хәтта куркырга да өлгермәдем», — диде пилот.

Ул вакыйгадан соң тизрәк штат очышын үтәргә теләвен әйтте.

«Әлбәттә, дулкынландым, кабинага кергәч тә, әлеге тәнәфес булмады кебек тоелды —  дип искә алды.  – Мине хезмәттәшләрем, инструкторлар хуплады. Алар артык сораулар бирмәделәр, хәлемне аңладылар. <…> Әлбәттә, тормыш үзгәрде. Беренче вакытта үз-үземә хәтта вакыт калмады: күп кенә иҗтимагый эш барлыкка килде. Ә минем гаиләм, балаларым, секцияләр, түгәрәкләр — болар барысы да хатыны җилкәсенә төште», — дип өстәде Йосыпов.

 

21 ноябрьдә аңа Россия Герое йолдызын тапшырылды. Кремльдә бүләкне РФ Президенты Владимир Путин тапшырды. 15 августта пилот-командир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзин кукуруз кырында 226 пассажир утырган самолетны җиргә  исән имин төшерде. Очып китүгә үк диярлек һава судносы кошлар белән бәрелешә.

Чыганак «БИЗНЕС Online»

Фото: «БИЗНЕС Online»
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий