ТНВ Ләйлә Дәүләтованы һәм караучыларны шок хәлендә калдыра: «Ничек әйтәләр — мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим!»

-- Лейла

20 ел буена даими ТНВ каналында чыгып барган «Адәм белән һава» тапшыруын ябалар. Бу турыда Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында хәбәр итә.

«ТНВда «АДӘМ белән ҺАВА» тапшыруы ябыла. Сезгә әйтәсе яңалыгым менә шушы иде…Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч үзем дә шаккаттым , кайгырдым , күп йокысыз төннәр үткәрдем дуслар.
Берни ишетәсем килми,
Килми берни күрәсем.
Яшәү дәртем булмаса да,
Килми кебек үләсем…дип күңелсез пост язып куйган чаклар нәкъ шул вакытлар иде.
Ләкин миннән берни дә тормый. ТНВның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шәхесләрнең юбилее булганда да , ниндидер истәлекле даталарда да! Хәтта зур шәхесләр якты доньядан киткэндә дә. Хәтерегездә булса Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров , Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи, Исламия Мәхмутовалар мәңгелеккә күчкән көнне дә нәкъ шушы тапшырулар кабатланды…
20 ел буе ТНВ да эшләп, халыкка искиткеч матур тапшырулар күрсәтергә рөхсәт биргәне өчен Илшат Юныс улы Аминовка бик рәхмәтлемен!
Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр -мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим!» — дип язган алып баручы үзенең инстаграмында.

Бәйле