Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер мәчетне талый

-- Лейла

Бөгелмәдә мәчеттән урлашу турында полициягә хәбәр килде. Җинаятьче экспертиза өчен материалларны шактый калдырган. Эксперт тарафыннан кул бармакларының эзләре, аяк киеме эзләре алынган.

Дини оешма вәкиле сөйләвенчә, иганә җыю өчен билгеләнгән металл тартмадан 6 500 сум югалган.

Оперативниклар шикләнелүченең эзенә тиз чыга. Ул закон белән проблемалары булган 14 яшьлек яшьүсмер. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: Pixabay.com

Чыганак: kazan.mk.ru

Бәйле