«Нахак бәла яккан җан иясенең йөз сурәтен ясарга кирәк» [хикәя]

1. Нахак

Бүген Миндиярның җан ачулары, кая ул җан гына, җен ачулары чыкты. Мәңге салымыш Күке Гарифулласы аны колхоз сарыкларын урлауда гаепләде. «Күке» дигәннән, ферма мөдиренең кушаматы ул. Аның атасы үз гомерендә берничә хатынга йортка кереп, һәрберсендә берәр бала калдырып чыккан. Шуңа да шундый кушамат такканнар.

Нахак сүзгә шартлый язды Миндияр. Гомер буе фермада мал карап, өенә бер чирләшкә тәкә бәрәне дә алып кайтмаган кешегә яман яла яксыннар әле! Печәне-төгәне кайткандыр анысы, әмма җан башына кул сузганы булмады. Җан бит ул! Урланган мал икеләтә, өчләтә, унлата гөнаһлы итә, моны кем генә белми икән…

Кичкә югалган сарыкларны таптылар. Миндиярның гаепсез булуы да ачыкланды. Кешеләр: «Башта ук уйлаган идек аны, Миндияр эше түгел бу, дигән идек, рас килде», — диештеләр.

Әмма нахак сүз Миндияр күңеленә кара дегет кебек ягылып калган иде инде. Ул баштарак оялу, кыенсыну булып бимазалап торды, аннары гарьләнүгә күчте, ахырдан күңелнең бер почмагында тыныч-тымызык кына ятучы үчкә әверелеп яши башлады. Шушы тойгы Миндиярның рухын какшатты, аның җан кыйблаларын изеп ташлады, ниһаять, бердән-бер көнне, ырым-шырым белән шөгыльләнүче Мәймүнә карчыкка алып килде.

Сүзен уратып йөртмәде, турыдан ярды да салды:

— Мине нахакка рәнҗеткән кешедән үч аласым килә. Миңа нишләргә? — диде.

— Ай-һай, балам, дөрес юлда йөрмисең син. Бар, кайт, уйлан. Син уйланып бетмәгәнсең әле. Соңрак килерсең, — дип, имче карчык аны кире бормакчы иде, Миндияр уйлаган ниятеннән ваз кичү түгел, хәтта:

— Уйланасы уйланган иде. Ярдәм итәсеңме, юкмы? — дип, Мәймүнә карчыкның үзенә укталып куйды.

— Ә син беләсеңме, балакаем, үчле кеше берьюлы ике кабер казый бит?

— Белмим дә, беләсем дә килми. Нинди кабер ул? Мин бит үлсен димим. Үз нахагы өчен җәзасын гына күрсен, дим…

— Ә нахакның җәзасы үлем генә. Ялган, гайбәт, мәкер — дөньядагы иң зур явызлык ул. Аның әҗере үлем генә булырга мөмкин. Бабаларыбыз да: кеше үтергән берне генә үтерә, сүз йөрткән меңне үтерә, дигәннәр…

— Юк, үлмәсен ул…

— Алай булмый… Очы-очка ялганмый…

— Ә син ялга, әбекәй. Син ул кешене тынгысыз ит, җанын бимазала, күңелен катыр, гомерен агула…

— Булышмасам, ни кылырсың?

— Бүтән имчегә барырмын.

— Күреп торам, күңелеңә кара уй кергән синең, үч кергән. Булышам мин сиңа. Әмма үзеңне дә, балаларыңны да афәтләрдән, бәлаләрдән саклап калу өчен генә булышам. Бар, кайт, иртәгә килерсең. Барысын да иртәгә әйтермен…

Мәймүнә карчык Миндиярны тагын ике мәртәбә кайтарып җибәрде әле. Күрәсең, шулай сынады ул аны, күңеленә беркеткән уй-ниятен тикшерде. Ниһаять, ниятеннән кире кайтмасын белгәч кенә, Миндиярга сүзен әйтте:

— Нахак сүз синең җаныңны тынгысыз иттеме?

— Әйе. Җанымны рәнҗетте.

— Димәк, җанга — җан?

— Җанга — җан…

— Бар, кайт та нахак иясенең сурәтен яса.

— Нәрсә-нәрсә? Рәсем дисеңме?

— Рәсем түгел. Сурәт. Сиңа нахак бәла яккан җан иясенең йөз сурәтен яса. Үз зурлыгында булсын.

— Мин ясый белмим…

— Анысы мөһим түгел, син яса гына. Охшамаган җирен күңелең үзе охшатып ясап бетерә ул…

— Шуннан ни була?

— Сурәт ясап, син ул кешенең җанын аласың, җанын алып, тормышын тынгысыз итәсең… Шул. Шуны теләдең бит?

— Нәрсә соң ул җан тынгысызлыгы?

— Анысын сорама. Анысы синең эш тә, минем эш тә түгел. Бар кайт, бүтән килеп йөрмә. Болай да күңелемә авырлык алам. Син тагын да хәтәррәк гөнаһлар кылмасын өчен генә алам… Бар, кайт, бүтән күземә күренмә…

2. Сурәт

Мәктәптә укыганда рәсем дәресе Миндияр өчен иң авыр дәресләрнең берсе иде. Рәсемгә баштан ук кулы ятмады аның. Дөресрәге, күңеле ятмады. Бигрәк тә кеше йөзен ясый алмый интекте ул. Гел ниндидер дуңгыз сурәте килеп чыга. Бөтен класс кычкырып көлә иде бу сәер сурәтләрдән. шул вакытлардан соң бер мәртәбә дә кулына каләм-карандаш алганы юк бит Миндиярның. Ничек ясасын ул Күке Гарифулласын?! Әле охшатып та ясарга кирәк, ди…

Миндияр, иң элек, сорамыйча гына, улының портфеленнән берничә карандаш алып яшерде. Ак кәгазь бите юнәтеп, хатыны күреп калганчы, анасын да ашъяулык астына җәеп салып куйды… Әлфиянең уенда да юк иде ул. Көне буе колхоз сыерлары янында йөреп арыйдыр инде мескенкәй. Уллары Рамил дә бүген үз түшәгенә тиз түңкәйде.

Өйдә шылт иткән тавыш та юк. Кече яктагы өстәл читендә, тонык кына янган ут яктысында гаҗәп бер күренеш барлыкка килде. Миндияр исемле адәм баласы, сабыйларча, башларын боргалый-боргалый, икенче бер адәм баласының йөз сурәтен, чынлыкта исә, аның җан сурәтен ясый. Чөнки йөз шул җан дигәненең хак сурәте була да инде. «Йөз нуры, «йөз суы» дигән сүзләр дә җан сурәтенә ишарә булса кирәк…

Авыл артындагы таулар аша беренче кояш нурлары үрелеп карый башлаган иде инде, ниһаять, һәр төрткесенә, һәр сызыгына үзенең ачуын, үчен кушып, Миндияр Күке Гарифулласының сурәтен төшереп бетерде… Төшереп бетерде дә, сак кына дүрткә бөкләп, кыйбла ягыннан җиде такта исәпләп, матчаның шул җиденче такта турысына кыстырып куйды. Аннары, чишенеп ишек төбендәге диванга сузылып ятты. Түр караватка барып хатынын бимазалап торасы килмәде. Аннары… тиешле сурәт ясалса да, уйлар уйланып бетмәгән иде әле. Аның менә шулай, ялгызы калып, соңгы вакытта шактый тузгып өлгергән күңелен тәртипкә саласы, чуалган хисләрен барлыйсы, уйларын бер төенгә төйнисе бар иде.

Миндияр иң элек шуны сизде: ул, ничектер, җиңеләеп калган иде. Күңелендәге таш, тамагындагы төер, җанындагы сызлавык юкка чыкты. Гүя ул үзе юк, аның җаны гына ята бу диванда… «Сурәт шаукымы» дөрес булып чыга болай булса. Әллә ни охшамаган да иде югыйсә… Күке Гарифулласының күзләре дә алай ук зур түгел, авыз-иреннәре дә сурәттәгечә кыйгаеп тормый, чәчләре дә бу кадәр тырпаеп йөрми бугай… Шулай да, кайсыдыр чалымнары белән охшаган да иде ул Күкегә. Әһә! Очлы борыны белән! Куе кашлары белән! Һәм, әйе шул, иреннәреннән алгарак чыгып, тырпаеп торган тешләре белән! шул тешләре арасыннан кысылып, сытылып чыккан сүзләре дә Күке Гарифулласыныкы иде:

— Әй син, кая куйдың сарыкларны? Сатып эчтеңме? Әллә, тиреләрен тунап, кар базыңа төшереп элдеңме? әйт тизрәк, юкса төрмәдә черетәм башыңны!

Миндияр баштарак аптырап, хәтта каушабрак калды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Нахак сүз кеше зиһененә шундук үтеп керә икән, җавап сүзе дә тиз булды.

— Син үзеңне санадыңмы соң?

Бу сүздән соң Күке тәмам чыгарыннан чыкты. Авыз-иреннәрен кыйшайтып, алгы тешләрен ыржайтып Миндиярга табан килә башлады. Үзе килә, үзе һаман зурая… Юк, гәүдә шул килеш тора, башы, йөзе генә үсә… Менә ул адәм ышанмаслык бер хәлгә кереп, бөтен дөньяны тутырды, кояшны, көнне каплады…

— Карак, бур!.. Мин хәзер үзеңне туныйм, үзеңне йотам!.. Һап!..

Ләкин Күкенең килбәтсез иреннәре ачылып ябылырга өлгерми калды, теге баш үз ачуына, үз мәкеренә тулышып шартлады… Дөньяда гарасат, зилзилә купты, хәтәр җил-давыл чыкты, җирдәге бөтен нәрсә кубарылып күккә очты, ә күктәгеләр, киресенчә, җиргә төште…

…Шакылдап идәнгә атылып төшкән Миндиярны Әлфия бала-чаганы орышкан кебек орышып тора иде.

— Төне буе юк белән булашып утыра да… Аннары идәндә тәгәрәп йөри…

— Нәрсә булды, Әлфия? — Нишләгәнен Миндияр үзе дә белеп бетерми иде шул.

— Бу хакта мин синнән сорарга тиеш! Кем беләндер талашып, сугышып ята идең бит… Хәзер кем икәнен дә белмисеңме?

Шунда гына Миндиярның аңына барып иреште: баягы ямьсез хәлләр төш кенә булган икән. Куркыныч төш, әмма бары тик төш кенә! Ул бер сөенде, бер көенде. Сөенде, чөнки тойды, сизде: аның сурәте ниндидер илаһи сихер юлы белән Күке Гарифулласына барып ирешкән. Көенде, чөнки бу сурәт аның үз җанын да тынгысыз һәм бәхетсез итәргә тели иде…

3. Җәза

Икенче көнне ферма мөдире Гарифулла эшкә чыкмады. Әлфия белән бергә сыер савып йөрүче хатыны: «Авырып тора», — дип сөйләп торган. Үз сарыкларын яланга куып йөрүче Миндияр Әлфия теле белән килеп ирешкән бу хәбәрдән сискәнеп үк китте: «Әллә чынлап та бармы бу сихер дигәннәре? Йә Ходай… Нәрсә бу? Җәзамы? Гөнаһмы? Ходай эшенә тыгылды микәнни? Авырып егылырлык булгач… Коръән тикле Коръән дә кушмый бит кеше сурәтен төшерергә. Ә ул — юньләп дога да белми торган бер адәм заты үч коткысына бирелеп адәм тикле адәм баласын харап итте…

Миндияр үзенә урын таба алмады. Йөрсә дә йөрде, йөрмәсә дә йөрде, эшләсә дә эшләде, эшләмәсә дә эшләде… Үз уйларыннан үзе дә авыруга сабыша язды.

«Икенче яктан караганда, дөрес тә эшләдем, дип уйланды ул. Явыз телле, нахак сүзле кеше, кайчан да булса, шул теле, нахагы өчен бер җәзасын күрергә тиештер ләса? Тиеш әлбәттә. Ходай тәгалә андый кешеләрне сөйми, монысы хак. Димәк, ул аларга барыбер җәза бирәчәк. Тик… ул барысына да ничек өлгерсен?! Ул бит берүзе! Җир өстендә, бәлки әле бөтен Галәм киңлекләрендә күпме гөнаһ кылына, ямьсез эшләр эшләнә, нахак сүзләр әйтелә, барысын да ипкә китереп бетерә алмый икән инде, бер сүз дә әйтеп булмый. Шелтәләп, ачуланып яисә үпкәләп булмый… Чөнки ул — Алла, Ходай, Тәңре! Язмыш дигән китапны язучы тәкъдир иясе! Ә булышырга кирәк. Кирәк!»

Шулай да, кайсыдыр ягы белән очы очка ялганып бетми моның. Миндияр шуңа да борчыла. Күке Гарифулласына җәза бирде, ди. Ярый анысы, бераз кирәк ул юньсезгә… Ә бит аның хәләл хатыны бар, өч баласы үсеп килә. Аларның ни гаебе?.. Аталарына бер-бер хәл булса, аяксыз-кулсыз калачаклар бит алар? Юк, бу дөрес үк түгел, ахры… Аннары… Күке Гарифулласы әллә нинди, баш бетәрлек эш тә эшләмәде… Ну, тиргәде ди, салмыш баштан, кызып китеп, нахакка ачуланып атты, ди… Сарыклар югалу уен эш түгел бит. Иң беренче шул Күкене үк төрмәгә тыгып куячаклар. Бу урында кем дә чыгарыннан чыгар… Кичерергә кирәк булгандыр, кичерергә… әнә бит, карты авырый, ди…

Шулай көн үтеп китте. Миндиярның күңеле, үз урыныннан купкан килеш, дөнья гаменнән, тормыш, эш мәшәкатьләреннән аерылып яшәвендә булды. Кемгәдер җан борчуы юрап йөргән кеше үзе үк җан тынычлыгын югалтты, яшәп булмаслык бер хәлгә килде.

Кич эштән кайтканда Миндиярның башына яңа уй килде: «Бик каты авырып та киткәч, Күке ай-һай үкенәдер инде, кичәге нахак сүзе өчен дә үкенәдер.. Нигә генә әйттем икән шул сүзләрне, ди торгандыр. Эчтән янып-көеп ятадыр…»

Өенә кайтып кергәндә Миндиярның тәмам күңеле төшеп беткән иде. Бүген ул Әлфиягә баш та какмады, баласын да сөймәде, һәр көндәгечә, бакча буйлап та йөреп кермәде… Өстен-башын да салып тормыйча, түргә узды, үрелеп, матчага кыстырып куелган теге зәхмәтле сурәтне алды. Аннары, кече якка чыгып, мич алдына килеп басты. Бераз уйланып торгач, ныклы бер карарга килеп, шырпы сызды да кулындагы сурәткә ут төртте, шомлы авазлар чыгарып янган кәгазь йомгакны мич авызына куйды…

4. Гыйбрәт

Ферма мөдире икенче көнне дә эшкә чыкмады. Хатыны бу юлы да: «Авырый», — дию белән чикләнде. Миндияр үзе барып сорады:

— Бик каты авырыймы? — диде.

— Бик каты авырый шул, — дип, күз караларын яшерә-яшерә, нәрсәдәндер оялган, кыенсынган кебек, кыюсыз гына җавап бирде Мәдинә.

Миндияр үзе дә кыенсынды. Мәдинәнең кыенсынуы өчен кыенсынды… «Нигә кыенсына инде ул? — дип уйлады ул. — Шакшы телле ире өчен шулай кыенсынмаса… Бу бичара хатынның бер гаебе дә юк бит… Шуңа да Миндияр Күкене кичерде. Яшәсеннәр әйдә, тигез яшәсеннәр, балалар үстерсеннәр, бәхетле булсыннар…»

Нинди бәхет инде ул? Мәдинәнең шешенгән йөзенә, төне буе керфек тә какмый чыккан күзләренә карап, Миндияр барысын да аңлады: Күкенең хәле шәптән түгел икән. Бәлки, бу минутта ул үлем белән көрәшеп ятадыр. Ә Миндияр? Олы бөтен ир башы белән ниндидер фәлсәфә куертып булаша… Хәзер үк барырга тиеш ул Гарифулла янына, хәлен белергә, күңелен, җанын тынычландырырга, әгәр кирәк икән инде, үзенең ырым-шырымнары өчен кичерүен сорарга, әйе-әйе, гафу үтенергә тиеш!

Миндияр, үз гомерендә беренче мәртәбә эшен ташлап, авылга кайтып китте. Беренче мәртәбә үз өен узып китте. Түбән очта яшәүче Күкеләрнең биек капкасына барып төртелде аның юл очы.

Ишегалдында да, өйдә дә кеше-мазар күренмәде. Эш өстендә бөтен капка-ишекләрнең шар ачык булуы бераз сәер тоелса да, Миндияр әллә ни аптырамады, ян бакча буйларына күз салды, иң ахырдан абзар-кура ягына барып килде. Юк, җан әсәре күренми… Бәй, теге авыру Күке кая булган соң?

Миндияр менә хәзер генә пошманга төште. Шул Күке өчен килде ләса ул! Шуны көйләр-чөйләр өчен… Үзе өйдә дә юк икән әле… Менә сиңа мә!

Шулвакыт абзар артындагы бәрәңге бакчасы ягында ниндидер хайван мөгрәп куйды. Димәк, анда нидер бар, ниндидер җан иясе бар… Көтүдән калган малмы? Гарифулла да шунда димәк…

Юк, абзар артында көтүдән калган мал да, Гарифулла үзе дә табылмады. Көз таратыр өчен әзерләп куелган тирес өеме янында ниндидер адәм гыйбрәте аунап ята иде. Эчеп, исереп, тәмам кешелектән чыккан бу җанлы, дөресрәге, җансыз гәүдәне Миндияр бераздан гына таныды — әле кайчан гына, акыра-бакыра, аны урлауда гаепләгән ферма мөдире Күке Гарифулласы иде бу. Юк, ул үзенә бер тамчы да охшамаган. Ул күбрәк Миндияр төне буе рәсемгә төшергән, ахырдан, бөтен булган үчен бәгыренә алып, утка яккан ямьсез, килбәтсез сурәтне хәтерләтә иде…

Галимҗан Гыйльманов

Бәйле