“Бәхетсезлекнең башы Риданың кияүгә чыгуыннан ук башланды”

-- Alfia

Башкортстанда туып-үскән Роза апа белән Фәргать абый яшь чакларында комсомол юлламасы белән Казахстанга эшкә киттеләр. Роза апа балалар бакчасында, Фәргать абый профсоюз оешмасында эшләде. Үзгәртеп кору еллары башлангач, андау яшәү куркыныч була башлагач туган якларга кире кайтырга булдылар. Кайту киткәндәге кебек җиңел булмады. Ни дисәң дә ике дистәдән артык вакыт үткән, балалар да үскән. Ул вакытларда монда да колач җәеп каршы алып торучы юк иде. Совет заманы таралган вакыт, идеология дә таралырга тора, беркемдә беркемнең кайгысы юк.

Көч-хәл белән туганнар ярдәмендә кайтып төпләнделәр. Авылдагы бер иске генә йортны сатып алып аны акрынлап тергезделәр, яңадан дөнья кордылар. Туган якларда аларны зур сынаулар көткән булган икән…

Башта олы кызлары Риданың иренә инсульт булды, паралич сукты. Дәваланулар да ярдәм итмәде: ярты ягы хәрәкәтсез калды. Рида эшеннән китеп ирен карарга булды. Озак та  үтмәде аларның 21 яшьлек уллары 9нчы каттан егылып төшеп һәлак булды. Аның нишләп, нинди шартларда егылып төшүен белә алмадылар. Ул вакытта Рида апаның да, Роза апаның да күзләреннән яшьләре кипмәде. Кайгы ялгызы йөрми диләр бит. Ирекнең үлеменә ун ел үтүгә, икенче уллары Марат Санкт-Петербург шәһәренә эшкә киткән җиреннән табутта кайтты. Аның үлеме дә сер булып калды. Кайтыр алдыннан банктан 200 мең сум акча алуы билгеле…

Роза апа белән бер чәй эчеп утырганда: “Бәхетсезлекнең башы Риданың кияүгә чыгуыннан ук башланды”, — диде. “Безнең ризалыктан башка Ринатка кияүгә чыкты бит ул. Безнең дә гаеп булгандыр инде, еракта яшәгәч, туганнар белән бик аралаша алмадык. Ринат белән Рида ике туганнар, бер-берсен күрми үстеләр. Башкортстанга кунакка кайткан бер арада таныштылар да бергә кинога киттеләр. Төн куна кайтмадылар. “И, Ходаем, болар бер-берсенә гашыйк кына була күрмәсен”, – дип теләдем. Теләгем кабул булмады шул, иртән икәү җитәкләшеп кайттылар да: “Әти, әни, без бергә кушылырга карар иттек”, — диделәр. Мин артыма утырдым. Әтисе бер сүз дә дәшмәде… Туганнар җыелышып та үгетләп карадылар, әмма алар безне тыңламады. Туйлары 1979 елда булды. Иң салкын кыш булды ул. Туйлары шул салкынга туры килде. Иртән бер машина кабынмый. Бөтен җылы туннарны киеп җәяү загска киттек… Иии, ул көнне туй кайгысы да булмады, өшеп-туңып кайтып кердек…. Ирек белән Марат дөньяга килгәч, Ринат чирли башлады. Ашказанына операция ясадылар. Шул операциядән аягына баса алмады инде, якты дөнья белән хушлашты. Рида ике бала белән ялгызы калды. Берничә ел үткәч димләп икенче ире белән таныштырдылар. Тыныч кына яшәп киттеләр. Риданың да күңеле азрак йомшарды. Икенче ире балаларны какмады, сукмады, үстерде, тәрбияләде. Тик үзен яман хаста аяктан екты… Менә ничек булды бит гомеркәйләре оныкларымның…Үзем үлеп, аларга гомеремне калдырыр идем дә бит… Калган балаларыма, оныкларыма: “Исән чакта бер-берегез белән аралашыгыз, туганнарны белегез”, — дип васыять әйтеп калдырдым”, — дип сүзен тәмамлады Роза апа.

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле