«Нишләп менә хәзер йөрәге шартлап ярылмый соң аның?»

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Зират капкасы янындагы коймага беркетелгән бу язуны күрү белән, Зариф кинәт кенә башы әйләнгәнен тойды, сулар өчен һава җитми башлады. Куллары белән күкрәген уа-уа, сары яфраклар түшәлгән җиргә тезләнде ул. Зират тирәсендә аңардан башка кеше заты юк иде шикелле. Бары зират эчендәге тупылларның соңгы яфракларын өзгәләп, яндагы басуга, койма буеннан узган юлга түшәп маташкан җил генә Зарифның инде күптән тарак заты күрмәгән, кер­лән­гән чәчләрен тузгытып китә, колагына усал итеп: «Нәрсә, син дә зиратка килергә вакыт таптың мени?» – дигәндәй, пышылдаган төсле иде. Күкрәк читлегенә сыймастай булып укмашкан ниндидер авыр төер ирнең тамак төбенә килеп терәлде. Куллары белән инде кибеп бетеп барган көзге үләннәрне, яфракларны учларына йомарлап, башын түбән иде Зариф…
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Әйе, иң газиз кешеләренең каберләре зиратның кайсы өлешендә урнашканын хәтерли ул, тик менә исән чакларында кадерләрен белдеме соң? Үзенә-үзе куйган шушы сораудан чайкалып китте Зариф. Белмәгән бит, белмәгән! Инде ир уртасына җиткән кешенең шушы ачы чынбарлыкны аңлавы аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте үзенә. Кадерләрен белмәде бит ул! Соңгы юлларына да кадерләп озатмады! Нишләп йөри соң ул бүген монда? Әти-әнисенең, Әнисәсе белән Динарының җаннары, рухлары аның монда килүенә разыйлармы икән соң? Тешләрен шыгырдатып кысты ир. Нишләп менә хәзер йөрәге шартлап ярылмый соң аның? Гомерендә иң беренче мәртәбә шулкадәр авыр иде аңа! Ничек чыдый соң бу йодрык кадәр йөрәк, нишләп һаман тибә? Күзләреннән бик күп елларга беренче тапкыр яшьләр бәреп чыкты. Тамагындагы төер дә бераз ке­че­рәйгән кебек булды Зарифка. Әмма шулай да башын күтәреп зиратка таба карарга батырчылыгы җитми иде әлегә…
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел…» Әти-әнисенә сөекле ул, яраткан сеңелесе Галия өчен яклаучы да, саклаучы да булган абый кеше иде бит Зариф заманында. Әтисе дә, әнисе дә эштән башканы белмәделәр, уллары өчен дә, кызлары өчен дә үлә язып тордылар. Алардан үрнәк алып үскән кебек иде Зариф. Артык яхшы укымаса да, бала вакыттан ук әтисе кебек техника белән кызыксынганга күрә, мәктәпне тәмамлау белән район үзәгендә оештырылган тракторчылар әзерли торган курсларга китеп барды. Анда укып чыгуга, авылына кайтып, искерәк кенә тракторда эшли дә башлады. Галия сеңелесе исә мәктәптә яхшы укыды, аннары инде башкаладагы педагогия университетына укырга керде. Бик җылы иде аларның аралары. Сеңелесен укудан ялга кайтканда да, киткәндә дә, мотоцикл белән күрше авылдагы автобус тукталышыннан барып ала, илтеп куя иде Зариф. Менә шушы тукталышта сеңелесен озатканда очратты да инде ул Әнисәне. Автобус килеп туктау белән, сеңелесе саубуллашып эчкә үтте, аның артыннан ук автобустан бик мөләем бер кыз бала төште. Шофер, автобус ишеген япты да, алга таба юлга кузгалды. Кыз исә, тирә-якка каранып, кая барырга белми аптырап басып калды. Кызның югалып калуын тоеп: «Әллә адаштың, чибәркәй?» – дип дәште Зариф. Кызыкай усал гына итеп егеткә карап алды да көлеп җибәрде: «Адашырга, урманга килмәдем бит. Монда беренчегә килүем, Кашкар авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Ә ул авылга тагы өч чакрым җәяү атлыйсы бар диде автобуста бер әбекәй. Шуңа күрә Кашкарга юл каян китә икән дип уйланып торам». «Менә бит, бик әйбәт кешесең икән, мин бит Кашкарныкы. Сеңелемне озаттым, син төшәр алдыннан гына автобуска менеп утырды, күргәнсеңдер. Хәзер менә җилләндереп кенә авылга алып кайтам. Тимер атымны гына кабызам да». Шулай тиз генә танышып, бергәләп Кашкарга кайттылар егет белән кыз. Күкләрнең язганы булды, күрәсең, мәктәп директоры Әнисәне Зарифлардан бер йорт аша яшәүче Гадилә әбиләргә фатирга кертте. Егет белән кыз бер-берсен беренче күргәндә үк ошатканга күрә, кичләрен бергәләп клубка чыгып, бергәләп аннан кайтып, капка төбендә таң каршылый башладылар. Шушы кыска гына аралыкта яшьләр арасында мәхәббәт уты кабынып өлгергән дә иде инде. Заһит белән Канифә дә бик шат иделәр улларының шушы укытучы кыз белән очрашканына. Ни дисәң дә, авыл авыл инде, барсы да күз алдында. Кыз Кашкарга килү белән авыл халкы Әнисәне читтән генә сынап карый башлады. Ничек киенә, үз-үзен тота, балалар, коллегалары белән мөгамәләсе ничек, Гадилә әби ничек кабул итте… Әнисә бар сынауларны да тиз арада уңышлы үтте дияргә була, озак та тормый балаларның яраткан укытучысы, олыны-олы, кечене-кече итә белгән бик тә акыллы, тәртипле, тәрбияле кыз икәнен үзенең бар булмышы белән дәлилләде. Зариф белән кыз арасындагы гыйшык уты барлыкка килгәненә дә сөенде авыл, ни дисәң дә, андый бар яклап килгән укытучыны читкә җибәрү акылсызлык булыр иде…
Уку елы тәмамланырга бер атна калгач, җомга көнне Әнисә белән Зариф никах укытты. Ерак районда яшәүче Әнисәнең олы яшьтәге әнисен дусты Гаяз белән аның машинасында барып алды Зариф. Зәйтүнә киявен, кода-кодагыйсын, кызы Әнисәнең килен булып төшкән авылын да бер күрүдән ошатты. Бик сөенде ул кызы өчен, картаеп беткәч кенә тапкан бердәнбер юанычының бәхетле булырында шиге юк иде ананың…
Яшьләр никахтан соң ата-ана йортында икене генә кундылар, колхоз идарәсе үзләренә дип бүлеп биргән йортка чыгып, үзаллы яши башладылар. Зариф көн-төн басу-кырларда эшләде, ә Әнисә укучылар белән мәктәп янындагы бакчаны тәрбияләде. Аннан кайту белән йортларын матурлады, бакчасына яшелчә-җимеш, чәчәкләр утыртты, Заһит белән Канифәләргә барып, хуҗалыкта булган бар эштә дә ярдәм итәргә тырышты. Кулына диплом алып, туган авылына математика укытучысы булып кайткан Галия белән бигрәк тә тиз дуслаштылар алар. Апа белән сеңел кебек булып беттеләр…
Икенче уку елы тәмамлануга декретка чыкты Әнисә. Зарифның шатлыгы эченә сыймый иде, тиздән ул да бит әти булачак!.. Августның башында уллары Динарны тапты Әнисә. Гаилә тулыланды, түгәрәкләнде…
Их… Шатланып яшәргә дә, яшәргә бит! Үзләре дә, уллары да таза-сәламәт, җи­мертеп эшләп, гөрләтеп яшәргә бөтен мөм­кинлекләр дә бар. Тик бәла һич көт­мәгән яктан килеп, йортның ишеген шакыды: Зариф эчәргә әвәсләнеп китте. Соңгы елларда шикәр чире белән авырган Заһит улының бу мавыгуы өчен әрнеп, ачынып, тиргәп, үгетләп карады, әмма файдасы гына күренмәде. Ә бәрәңге алыр вакыт җиткәч, көннәрнең берсендә йокысыннан уяна алмады әти кеше. Әллә чире үзенекен итте, әллә инде улы­ның кылык­лары йөрәген тибүдән туктарга мәҗбүр итте. Мәрхүмне әнисе, Галия сеңелесенең гаиләсе, Әнисә белән Динар соңгы юлга озатырга әзерләде. Зариф ул вакытта айнымас рәвештә ай буе эчте. Әтисенең үлгәнен әллә аңлады, әллә юк, әле булса җавап бирәлмәс иде үзе дә. Заһитнең үлеме Канифәне дә аяктан екты. Ярый Галия белән Әнисә булдылар, алмашлап карадылар әниләрен. Бер ел да тулмады, Канифә дә Заһите артыннан китте. Рәнҗеп китте ул улына. Урында яткан ярты ел эчендә 3-4 тапкыр гына керде әнисе янына Зариф. Анда да айныр-айнымас, башы чатнап авырткан чакларда. Кайда инде ул вакытта Канифәнең хәлен сорау, янында утырып әнисе белән сөйләшү. Менә мин, күрдеңме, күңелең булдымы, дигәндәй, кереп күренә иде дә, кабат урам әйләнеп йөреп, башын төзәткәч, хәмер дөньясына чума иде. Әнисен күмәргә дә бара алмады ул, трактор паркындагы агачлар арасында исерек килеш йоклап калды. Бер ай чамасы үткәч кенә, айныграк чагын туры китереп, Галия сеңелесе мәҗбүриләп диярлек зиратка алып менеп, әтисе белән әнисенең каберләрен күрсәтте. Чардуганнарын кияве Нәсим эшләтеп куйган, Галия белән Әнисә икесен дә яшел буяуга буяганнар. Әнисәсе ике кабергә дә Канифәнең яраткан яран гөлләрен утырткан. Әтисе белән әни­сенең каберләрен күргәч тә, кабер өс­тендәге таш сыннардагы фото­су­рәт­ләр­дән аңа таба элеккедәй назлап караган Заһит әтисе белән Канифә әнисен йөзләренә карагач та, күңелендәге бер кыл да кузгалмады Зарифның. Галия бик өметләнгән иде дә бит, соңгы өмет иде бу. Моңардан соң да бераз акылына килмәсә, абыйсы белән инде нишләргә мөмкин икәнен, сеңелесе белми иде. Тимер чардуганнарга бәрелеп ватылгандай, челпәрәмә килде соңгы өмет. Ачыргыланып, кычкырып, абыйсының күкрәгенә куллары бе­лән суга-суга елап җибәрде Галия. «Ниш­лә­дең соң син, абый? Ниш­лә­дең? Син бит мондый түгел идең! Кү­ңе­лең­дә бер генә миһербанлык, изгелек тамчысы калмады мени синең? Нишләп барыбызны да болай җәфалыйсың? Мине, мин­нән дә бигрәк Әнисә апа белән Ди­на­рың­ны! Әйе, әти-әни синең юкка чыгып бар­га­ныңны инде күрми, тик син безгә ки­рәк­сең, абый. Әле дә кирәксең! Син бит минем бер­дән­бер туганым, таянычым! Син Әнисә апага кирәк, абый! Инде кайчаннан бирле дөньягызны берүзе тарта бит ул! Ул да бит бәхетле булырга хак­лы, абый. Ниш­ләп син барыбызны да кү­рә­лә­тә бә­хетсез итәсең? Динарыңа әти кирәк, ише­тәсеңме?! Аек әти кирәк!» Елаудан хәл­сез­ләнеп, сыгылып төште Галия. Башын кү­тәреп, кымшанмый да торган Зарифка карады ул. Зарифның битараф булган йөзен, инде нуры сүнеп калган күз­лә­рен күргәч, шомланып китте. Үз­гәр­мәя­чәк Зариф, үзгәрмәячәк! Галия шушы миз­гел­дә моңа тулысынча инанды…
Тормыш үз агымын дәвам итте. Канифәнең дә елы узып китте. Туган йортта Коръән ашы үткәрде Галия белән Әнисә. Шешәдәшләре белән кибет төбен таптаган Зарифка бу чараның кирәге юк иде, Әнисәнең үгетләвенә, юынып, кырынып, әнисенең елына багышланган аш мәҗлесенә барырга тиешлеге хакындагы сүзләрен ишетмәде дә ул. Тулысынча хәмер колына әйләнгән иде инде Зариф. Коръән ашыннан соң, Галия белән бөтен савыт-сабаны юып, әти-әниләрен искә алып, фотолар карап утырды Әнисә. Динар да, Галиянең кызлары Айсылу белән Динә дә алар янында булды. Нәсим исә, аш тәмамлану белән, эшенә китте.Соң гына өйгә кайттылар Әнисәләр. Чоландагы бүлмәдә йоклап яткан Зарифның гырылдаган тавышын ишетеп, күзенә кабат яшьләр килде хатынның. Тик улы алдында елап торырга үзенә рөхсәт итмәде, болай да әле икенче сыйныфны гына тәмамлаган Динарының күңеле яралы. Янында гына булса да, әтиледән әтисез үсә бит улы. Динарына урын җәеп яткырды да, чоланга чыгып китте хатын. Иртән генә чиста киемнән чыгып киткән Зарифы кайдадыр аунап, пычранып беткән булган. Шул пычрак киемен дә салмыйча, караватта йоклап яткан иренә карап, тавышсыз гына елый башлады ул. «Их, Зариф, Зариф… Кайда ялгышлык кылдым соң мин? Нишләп синең шушы хәмер сазлыгына кереп барганыңны күреп тә, баштагы мәлдә үк тартып чыгара алмадым…» Юк, тырышмады түгел, Әнисә, бар көчен куеп көрәште ул иренең эчүе белән. Тик бер чара да ярдәм итмәде шул. Бар тырышлыклары, тырмашулары, буш сабын куыгы сыман шартлап юкка чыга бардылар. Хатын карават янында торган утыргычка утырды. «Зариф, күз тидеме икән безгә? Бигрәк бәхетле пар идек бит! Үз әнием бит, үлем түшәгендә ятканда да, «Кызым, тыныч күңел белән китәм инде бакыйлыкка. Фани дөньяларда сине яклаучың, курчалаучы Зарифың, дәвамчың Динарың бар! Бәхетле булыгыз, балакайларым!» – дигән иде. Бәхетләрем челпәрәмә килде шул, әни. Саклап кала алмадык бәхетебезне. Бәлки мин Зарифны чын-чынлап бәхетле итеп бетерә алмаганмындыр, бәлки шуның өчен ул шешәгә үрелгәндер…» Әнисә үз-үзе белән сөйләшеп байтак утырды Зариф яткан карават янында. Аннан әкрен генә торып, иренең өстенә юрган япты да, өйгә кереп китте. Шушы мәшхәрдән чыгу юлын табарга тырышып, үз уйларына бирелеп, онытылып, өйгә керә торган бүлмәдәге утны сүндермәде хатын…
Төтен исенә чәчәп, кичәге аракы сөременә кушылган сасы янгын исеннән башы тубал кебек булган Зариф, уянып китеп, караватыннан торырга итте. Тик гәүдәсе дә, аяк-куллары да тыңламый иде ирне. Чатыр-чотыр янган ишек алды, чоланның ут ялмаган шкаф ягына карап, үзенең кайда ятканын да аңламый торды башта. Шулвакытта төтен эченнән күршесе, яшьлек дусты Гаязның гәүдәсе пәйда булды. Чолан ягыннан өйгә кереп булмаячагын төшенгән ир, Зарифны юрганы белән күтәреп алды да, чолан тәрәзәсе аша тышка алып чыкты. Саф һавада аңы бераз ачылды Зарифның. Үзләренең йорты яна икән бит ләбаса. Өй эчендә ялкын утлары бии, түбәгә кадәр үрли башлаган ут. Аягында торырлык дәрәҗәдә түгел иде Зариф. Күршеләре ике яктан култыклап, бакча якка алып чыгып, юрганына яткырдылар аны. Әнисә дә, улы Динар да исенә төшмәде ирнең. Гаяздан су сорап китертеп эчте дә, иртәнге зәңгәр күк йөзенә карап тын калды Зариф… Ихатада кешеләр йөгереште, хатыннарның елаган тавышы ишетелде, шул арада үкертеп янгын сүндерү машинасының килеп җиткәне беленде…
Әнисә белән Динарны йорт эчендәге утның көчен су ярдәме белән баскач кына таптылар. Урамга чыга торган тәрәзә буенда әниле-уллы кочаклашкан килеш янганнар иде. Ирләр дә, хатыннар да бу хәлне күреп, телсез калдылар…
Үкси-үкси елады авыл халкы. Барысыннан да бигрәк Галия бик авыр кичерде Әнисә апасы белән Динар энесенең үлемен. Заһит белән Канифә янында җирләделәр ана белән улны. Ул көнне эчмәде Зариф, зиратка да барды. Тик ниндидер шәүлә кебек кенә басып торды ул анда. Еламады да, Әнисәсе белән Динарын кабергә төшерергә дә булышмады, хәер дә өләшмәде. Авылдашлары янәшәсендә булып, күмү эшләре тәмамлангач, алар артыннан әкрен генә өйләренә таба атлады…
Бар җаны, тәне белән абыйсын күралмас дәрәҗәгә җитсә дә, янган йортлары янындагы үләндә утырган абыйсы янына барырга көч тапты үзендә Галия. «Абый, монда яши алмыйсың бит инде, әти –әни йорты буш бит, менә ачкыч, анда кайт. Әтинең киемнәре дә шкафта, сиңа ярыйлар алар барысы да. Абый, акылыңа кил инде, зинһар…»
Үзе туган йортта яшәгәненә өч ел узды Зарифның. Колхоз эшенә инде күптән йөрми ул, эшкә әйтүче дә юк инде хәзер. Көн саен исерек булган кешедән нинди эш көтәсең инде. Авыл буйлап йөреп, кемнеңдер вак-төяк эшләрен эшләп, ачка үлмәслек азык-төлек юнәтә инде шунда, азыктан да бигрәк, арзанлы аракы сорый күбесеннән. Менә бүген дә, иртә белән, ничек тә аракы табу уе белән югары очка таба юл тоткан иде ул. Әмма аяклары никтер зират янына алып киттеләр аны. Башта борылырга маташты ул, тик ниндидер күзгә күренмәгән көч ирне ай-ваена куймыйча бары алга әйди иде. Зират почмагына җиткәч тә, туктарга маташты ул, тик абына-сөрлегә алга атлавын дәвам итте. Бары зират капкасына җиткәч кенә туктый алды. Башын күтәреп коймадагы язуга текәлде һәм…
Тезләнгән килеш сәгатькә якын утырды Зариф. Ниһаять, башын күтәреп зират капкасына карарга көч тапты үзендә. Коймадагы язу яңа булганга охшап тора, яшел тактага ак хәрефләр белән язылган: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Элек юк иде төсле бу язу. Ә зиратка соңгы тапкыр кайчан килгән иде икән соң ул? Тагы уйга батты ир. Өч ел килгәне булмаган бит инде монда. Әнисә белән Динарны куеп кайткач, башкача зират ягына борылып та карамады бит ул. Ничекләр җир ярылып китеп, йотмаган соң аны? Ничек яшен сугып үтермәгән? Нишләп җир тетрәп, әтисе белән әнисе салган йорт ишелеп, харап итмәгән үзен? Җир тиклем җир дә җирәнәдер аңардан?! Үзе биргән сорауларга җаваплар табарлык дәрәҗәдә түгел иде Зариф. Юк, бу сорауларга җавап табып та булмый иде шикелле, бик нык теләгән очракта да…
Озак тезләнеп торудан оеган аякларын язарга теләп, акрын гына баса башлады Зариф. Тезләренә ябышкан яфракларны кагып төшерде, аннары кыюсыз гына атлап зират капкасын ачып эчкә үтте…
Дүрт кабер… Әтисе, әнисе, Әнисәсе һәм улы Динар… Дүрт чардуган да буялган, дүрт кабер өстендә дә язу беркетелгән, ай сурәте төшкән мәрмәр таш, аллы-гөлле яраннар. Көз ахыры якынлашса да, чәчәкләрен коймыйча, салкыннарга бирешергә теләмичә утыралар алары. Сеңлесе Галия, кияве Нәсим, кызлары карыйдыр инде бу каберләрне. Яраннарны да алар утырткан инде. Яраннарга булган ярату әнисе Канифәдән Әнисәгә дә күчкән иде. Өй алларын шау чәчәкле яраннарга күмә иде хатыны. «Их…» Җанын сызып, күңелен ярып, канатып чыкты бу аваз…Шушы яраннар кебек шау чәчәкле иде бит аларның тормышлары да. Үз куллары белән корытты бит ул шул тормышын, сөюенең яран гөлләрдәй чагу чәчәкләрен хәмер исе белән сулырга мәҗбүр итте, салават күпере төсле балкып торган бәхетенең иң матур мизгелләрен аракы сөреме белән агулап, харап итте. Үзенең акылсызлыгы белән сөйгән ярын, газиз улын югалтты, әтисе белән әнисенең гомерләрен кыскартты, сеңлесенең күпме канын эчте… «Кичерегез мине барыгыз да, кичерегез…» Күзләреннән атылып чыккан яшьләрне йота-йота пышылдады бу сүзләрне Зариф. «Кичерегез!..»
Кичкә кадәр утырды ул га­зиз­ләренең каберләре янында. Эчтән генә һәрберсе белән сөйләште, һәркайсысыннан гафу сорады. Зират капкасы янында булган чакта күкрәгендә төй­нәлгән каты төен дә чишелгән кебек, җиңел булып китте Зарифка. «Үзгәрәм, Алла боерса, яңача яши башлыйм! Бакыйлыкта сезнең җаннарыгыз тыныч булсын өчен барын да эшләргә сүз бирәм, газизләрем. Бергә бәхетле булган чакларны кайтарып була дисәләр, барысын да бирер идем…Булмый шул, булмый… Тик мин әле дә ялгыз түгелмен. Уйларымда, күңелем түрендә сез бар, әткәй, әнкәй, Әнисәм, Динар балакаем. Сеңелем Галия, Нәсим кия­вем бар, апайларым Айсылу белән Динә бар. Иртәгә мунча ягып керәм, өйне юып чыгарам, бар булмышым белән элекке Зарифка әйләнәчәкмен! Сүз бирәм! Иртәгә соңга Галия белән икәүләп кабат килербез сезнең янга, менә бит, элекке Зарифыбыз кайткан дип, сөенерсез әле». Елмаеп куйды Зариф. Җанын күп еллар басып торган авыр таш эреп югалды булса кирәк, тирә-якка икенче күзләр белән карады ир. Үзгәрәчәк ул, үзгәрәчәк…
Кояш кызарып кына офыкка кереп барган мизгелдә, зират капкасыннан туп-туры атлап урта яшьләрдәге ир кеше чыкты. Көзге кояшның соңгы нурларын күреп калырга теләгәндәй, шул якка бераз карап торды да, шәп итеп атлый-атлый, авыл ягына юнәлде ул. Иртәгә яңа көн, бүгенгесен кабатламый торган үзенә башка матур көн туачагына бер шик тә юк иде бу ирнең күңелендә. Башкача булырга мөмкин дә түгел иде…


Юныс Миңнемөхәмәтов.

Бәйле