Айдар Галимовның кызын алдаган кешене нәрсә көтә?

-- Alfia

Башкортстан Прокуратурасы башкаланың «5 звезд» турфирмасы директорын гаепләүне раслады. 53 яшьлек Гөлнара Яфаева караклыкта һәм аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә.

Ул узган елның декабреннән 2019 елның сентябренә кадәр 177 клиенттан Төркиягә, Грециягә, Таиландка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм башка илләргә юлламалар өчен түләү сыйфатында 20 миллион сумнан артык акча алган.

Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Гөлнара Яфаева түләнгән турларга бронь ясамаган һәм алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына тотынган. Моннан тыш, тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче үз коллегаларының 4,1 миллион сумнан артык акчасын урлаган. Билгеле булганча, туристлык агентлыгы җитәкчесе, 1,5 миллион сум зыянны түләп, җинаять кылуда гаебен таныган. Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына җибәрелгән.

Зыян күрүчеләр арасында танылган җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл дә бар. Кызганычка каршы, ул да тур сатып алган һәм зур суммада акча түләгән булган.

«Кью Трэвелс» агентлыгын оештыручы Гөлнара Яфаева алдагы берничә елын төрмәдә үткәрергә мөмкин.

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

 

 

Бәйле