Исәр күңел һаман карыша…

Олыгаям инде, дия акыл.
Күңел әйтә, юк, ди, иртәрәк.
Ашыктырма әле вакытларны,
Тынычлан, ди. Сиңа ни кирәк?

Гомер үтә инде, дия акыл.
Исәр күңел һаман карыша.
Миңа әле унҗиде генә, ди.
Акыл белән һаман ярыша.

Акылыңа утыр, дия акыл.
Күңел әйтә, тик бер яшимен.
Акыл белән күңел ярышалар.
Бәхәсләшсен, ә мин дәшмимен.

ҮЗЕМӘ БЕР КИҢӘШ

Бәхетең юк кебек тоелганда,
Әллә кайдан аны эзләмә.
Күрә-тоя белми яныңдагын,
Язмышыңа елап тезләнмә.

Бүгенге бу тормышыңны, бәлки,
Саный кемдер олы бәхеткә.
(Авырлыкка кеше түзә диләр.
Чыдый алмый кеше рәхәткә).

Юк дисеңме, сиңа караганда
Мең кат авыррак яшәгән?
Ә шулай да көтә-түзә белгән,
Язмышына каршы дәшмәгән?

Кыен чаклар булмый тормыйдыр ул.
Мәңгегә дип килми авырлык.
Түземлегең кайчак бетә калса,
Ходаеңнан сора сабырлык.

***

Үз хатаңны онытмаска кирәк,
Санаганда кеше гөнаһын.
Чит-ят гөнаһларны барлап кына,
Акламас бит сине илаһың.

Бар шундыйлар, үзен акка буяп,
Башкаларны буяй карага.
Чит хатаны аңлыйм дисәң, кирәк
Аның юлын яшәп карарга.

Барыбызга тик бер генә казый –
Гадел, дөрес, изге Илаһым.
Санама син кеше хаталарын,
Күбәймәсен дисәң гөнаһың.

***

Бирә тора Вакыт елларымны.
Ала тора кире үзенә.
Оча гына Вакыт җилләр кебек.
Эзен генә сала йөземә.

Гомер чиксез кебек тоелгандыр
Тормыш сукмагының башында.
Әле генә аңа баскан идем.
Инде картлык тора каршымда.

Гомер бөтен. Күпкә җитсен диеп,
Вакыт бүлә аны елларга.
Ашыгабыз. Әйтерсең дә, мөмкин
Азаккы бер җиргә соңларга.

Кисәкләрдән җыя бара Вакыт
Олы-бөтен гомер көзгемне.
Көзгедәге кебек кенә күрәм
Ялт-йолт үткән һәрбер мизгелне.

Физәлия Дәүләтгәрәева

Бәйле