Әбри Хәбриев Татарстанның мәдәният министры? Нигә «Салават абый мине яратмый», ди ул? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган юмор остасы Әбри Хәбриев тәнкыйть төшенчәсенә карашы, Салават Фәтхетдиновның аңа карата мөнәсәбәте, татар эстрадасы, юморлар языр өчен фикерләрне кайда туплавы турында сөйләде. Шулай ук сәхнә тормышыннан тыш, бик кызыксынып башкарган шөгылен, авылны да искә алып үтте ул.

– Фонограммага җырлаганың бармы?

– Гомеремдә бер тапкыр 2004 нче елда «Урмай моңы» фестивалендә фонограммага җырлап карадым. Фонограммага мин эләгә белмим. һәрвакыт һәрбер җырны башкарганда каядыр сузыбрак җибәрәсең, каядыр басымны үзгәртеп аласың. Уфада да бер концертта ялгыш «минус» урынына «плюс»не җибәрделәр. Дер калтыранып җырлап чыктып мин шул чакта. Әлбәттә, дискотекаларда фонограммага җырларга туры килә, чөнки анда аппаратура башка төрле, үз-үзеңне ишетмисең. Концерт вакытында кайда гына чыгыш ясасам да, бервакытта да фонограммага жырламыйм. Минем бер пародиямнең дә яздырылып куелганы юк.

– Синең тавышың «Ласковый майлар»ны хәтерләтә. Электән шулаймы ул? Җырлаганда үзгәрә дә куя.

– Әйе. Бөтен кешенең шулай бит ул, сөйләшкәндә бер төрле, җырлый башлагач, үзгәрә. Менә Салават абыйныкы да шулай бит.

– Салават абыйдан күп «эләкте»ме?

– Укыган вакытта гел мине сүгә иде ул. Мин, гомумән алганда, соңгы елларда үземне «студент-отшельник» итеп хис итә идем. Әле хәзер генә бераз башка төрле. Укыган вакытта һаман тәнкыйтьләде ул мине. Миндә «Салават абый мине яратмый» дигән комплекслар да барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, бу әйбер миндә хәзер дә бар.

– Тәнкыйтьне ничек итеп күтәрәсең син? Һаман алга барырга нәрсә этәргеч бирә?

– Бәлки яшь өстәлә барган саен, акыл төшенчәсе дә артадыр. Дөньяны кабул итү башка төрле була башлыйдыр. Мәсәлән, сине бүген тәнкыйтьләделәр, ди. Тәнкыйтьне дә бит әле шул өлкәдә белеме булган, эшләгән, авырлыкларын үз җилкәсендә тойган кеше генә әйтә ала. Ә калганы тырнак астыннан кер эзләү генә. Мин үзем дә, мәсәлән, белмәгән өлкәм турында сүз әйтә алмыйм.

– Син җырчыларга пародияләр ясыйсың. Аларны интернет аша күзәтеп барасыңмы?

– Әйе, инстаграм, ютуб аша күзәтеп барам. Үземә кызыклы мәгълүмат булып, фикерләр барлыкка килсә, Фәриткә җиткерәм.

– Син аңа «Мәдәният министры буласым килә», дип әйттеңме әле? Шундый теләк белдергән идең бит. Ничек кабул иттеләр?

– Әйе, шундый теләк белдергән идем. Бер җавап та килмәде әлегә.

– Син моны шаяртып әйттеңме?

– Мин Мәдәният министры була алыр идем. Ким дигәндә, бу өлкәдә 15 еллык тәҗрибәм бар. Радиода эшләү, концертлар алып бару тәҗрибәсе бар. Җырчыларның да «плюс»ка яисә «минус»ка җырлаганын аерам.

– Мәдәният министры дигәннән, синең ул бинадагы кешеләр белән аралашканың бармы?

– Юк.

Бәйле