Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

23 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көчле бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук республика буенча, Казаннан тыш, томан булырга мөмкин.

Ял көннәрендә суытканнан соң, атна башында Татарстан җылы атмосфера фронты зонасында булачак.

Якынча фараз буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем булу ихтималы аз.

24 декабрьдә һава температурасы төнлә -8 градуска кадәр һәм көндез нульдән -5 градуска кадәр, ә 25 декабрьдә төнлә -11 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр булачак.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий