«Әти-әни сүзен салып таптамыйм дип, шушы көнгә калган кеше мин» [гыйбрәтле язмыш]

-- Alfia
Мин шушы газеталарны гына укып юанам хәзер. Туганыңа да сөйли алмыйсың. Зарлансаң, дусларың да сөенә генә яки аңламыйлар, рәхәтеңә чыдый алмыйсың дип әйтүчеләр бар. Ә шушы газеталарны укыгач, әллә ничек рәхәт булып китә. Кешенекен укыйсың, үзеңнеке белән чагыштырасың. Монда һәркем үзенчә бәхетле һәм үзенчә бәхетсез.

Студент чакта мин бер егет белән йөри башладым. Заманына күрә нык кәттә генә егет иде инде ул: машинасы да бар иде, кибеткә кергәч, сумка тутырып ашарга алырлык акчасы да бар иде. Хәзер генә бит ул мәктәпне тәмамлар-тәмамламас малайларның ук кайсыберсендә машина бар. Ә без укыган чорларда эш кесенең дә рәтләп юк иде әле ул машиналар. Бу егет мине нык яратып йөрде. Мин дә ярата идем аны. Укып бетергәнче йөрдек без аның белән, аннары соң мин практика узган җирдә эшкә урнаштым.
Анда да бергә булдык. Мин аның белән талашканымны да хәтерләмим хәтта. Еллар буе йөрешеп, талашып, үпкәләшеп алулар да булырга тиеш бит инде. Ә без талашмадык. Нык яратты ул мине. Әмма шәһәрдә кала алмадым мин. Әниләр риза түгел иде. Әти дә каршы, әни дә каршы. Ул вакытта телефоннар юк, телеграфка барып сөйләшә идек. Сөйләшкән саен әни үзебезгә кайтырга кушты. Шәһәрдә калырга фатир да юк, кешеләребез дә юк. Чит җирдә йөрмә, туган як сыйдыра, эше дә булыр, шәһәреңә без каршы дип, нык тордылар. Шул вакытта нишләптер егетем барлыгы турында да әйтмәгәнмен инде. Бәлки башкачарак булырлар иде.

Мин озак та эшли алмадым. Ике-өч ай үтте микән, әти тагын каты гына итеп әйтте: үзең кайтмасаң, эшеңә барып дулатып үзебез алып кайтабыз сине, җитте, диде. Янында әнинең дә тавышы ишетеп тора, ул да әтинең сүзен җөпләп утыра иде. Әти-әнинең каты итеп әйтелгән сүзе, инде бала-чага булмасаң да, үтә бит ул.
Мин икенче көне үк эштә гариза язып кайттым. Ике атнадан китә аласың, диделәр. Калу турында уйларга да юк. Өйдә минем кайтуны көннәр санап көтеп торалар. Хәзер уйлыйм, телефон юк заманда да көн саен диярлек телеграфка барып сөйләшкәнне, хәзерге сыман кесә телефоннары булган булса, алар миңа тәүлек әйләнәсе шалтыратып торган булырлар иде, мөгаен.

Үзебезнең районга кайтып киткәндә, егетем артымнан күз яшьләре белән озатып калды. Хәзер исемә төшерәм дә, аңа да аптырыйм, шулкадәр яраткач, нишләп миңа ияреп кайтмады икән ул, дим. Мин укып бетергән идем бит инде, рәхәтләнеп кияүгә дә чыга ала идем. Ә яратуында хәзер дә шигем юк, хисләре көчле иде, юри генә йөргән егетләр еллар буе шулкадәр матур итеп кылана алмый.

Кайткач, эше дә булды, хәтта әйбәт кенә кешегә кияүгә дә чыктым. Әмма ирем белән озак яшәмәдек. Минем йөрәк тегендә калгангамы, әллә инде аның хисләре көчле булмадымы, аерылыштык. Малай тугач ук ирнең йөри башлаганын килеп-килеп әйтүчеләр булды хәтта. Мин дә аның хыянәтен беркемнән яшереп тормадым: үземнең туганнарга да, аныкыларга да сөйләдем. Кайбер хатыннар өйдәгене тышка чыгармыйча түзеп яши бит, мин алай булдыра алмадым. Иремнең минем өстән йөрүен әниләр түзеп тора алмадылар. Әти тагын каты гына итеп: “Малайны ал да, кайт!” – дип әмер бирде. Әти әйтте, әни җөпләде, мин шундук чыгып та киттем.
Аерылганыма үкенәм дип әйтә алмыйм.

Бер йөргән кеше барыбер йөрер иде, ул кадәр ярату булмагач, бигрәк тә. Ә балабызга карата иремә тел-теш тидерерлегем юк. Үзебез аерылышсак та, баланың киемнәре, бөтен кирәк-ярагы аннан булды. Бу әле тиешле акчалардан башка алынганнары. Элеккеге ирем баласын бәйрәмнәрдән калдырмады, бүләкләрен биреп торды. Хәзер дә шулай, бик әйбәт аралашып яшиләр алар, дуслар. Без аерылышкач, ирем районнан китеп, бер шәһәрдә төпләнде. Эше буенча шулай күчә алды ул анда.
Шунда ук икенчегә өйләнде дә. Үзенә караганда бераз олырак хатын белән яши. Уртак балалары юк. Теге хатынның беренче иреннән үз балалары бар, иремнең дә үзенеке. Шулай яшиләр. Минем малай да зур инде хәзер. Мәктәпне тәмамлады, укып йөри. Каникуллар вакытында күбрәк әтисе янында, шул гаиләдә үткәрә. Әтисе барлы кеше бит, озак яллар вакытында бергәләшеп төрле җирләргә йөрергә яраталар алар. Ә мин малайны кайда алып барыйм? Берүзем генә яшим, бер хезмәт хакына торам. Утка-газга түлим дә, кирәк чакта кием-салым ала алам, ашауга китә.

Каникуллары вакытында малайны үземнең янда гына торырга куша алмыйм бит инде. Ул яшь егет, аның яңа җирләрне күрәсе, йөрисе килә. Үз атасы белән йөри бит ул анда, әллә нинди читләр белән түгел. Шулай булгач, мин ничек риза булмыйм инде аларның аралашуына. Улым әтисенең хатыныннан да зарланганы юк, әйбәт кеше ул, мине бер дә чит күрми, дип сөйли. Ял итәргә бергә алып йөргәч, чит күрмидер шул. Кайсыбер хатыннарны сөйлиләр бит, ирнең балаларын өенә дә кертми, урамда, кафеларда гына очрашып йөри дип сөйлиләр. Ә бу хатын алай түгел. Минем малай берәр атна торып кайта аларда.

Яши-яши мин бер нәрсәне аңладым: әниләр дә ялгыша икән. Ата-ана сүзе бер була дисәк тә, алар да гади генә кешеләр бит инде, һәрвакытта да дөрес кенә булып тормыйлар икән. Аларның сүзен тыңлыйм дип, туган якка кайтасы калмаган миңа.

Бүгенге ялгызлыгымда, тормышымның килеп чыкмавында егетемнең күз яшьләре төшмәде микән дип тә уйлыйм.
“Китмә!” – дип, күз яшьләре белән вокзалда озатып басып калды бит ул. Шуннан бирле минем аны күргәнем юк. Әле ярый интернет бар, эзләп табып берничә фотосын карадым. Өйләнгән, ике кызы бар дип аңладым. Хатыны белән бик матур итеп елмаешып торалар, әйбәт яшиләрдер, күрәсең. Әти-әни сүзен салып таптамыйм дип, шушы көнгә калган кеше мин. Ни яраткан егетем белән бергә була алмадым, ни кияүгә чыккан ирем белән яши алмадым. Кеше сүзе белән түгел, үз башың белән йөрәк кушканны эшләп яшәргә кирәк шул.

Әлфия З.

 

Мәгълүмат: beznen_avil

Бәйле