«Иремне үтерсәгез, 120 мең сум акча бирәм…»

-- Alfia

Смоленск өлкәсе суды берьюлы берничә кешегә карата җинаять эше кузгаткан. Билгеле булганча, биредә яшәүче хатын танышына иренең еш эчүенә һәм наркотик куллануына зарланып сөйләгән һәм аны үтерергә әзер булуын әйткән. Ахирәте моны иренә сөйләгән. Ир үзенең бер танышы белән эчкечене 120 мең сумга үтерергә ризалыгын бирә.

Хатыннан ачкычны алып, төнлә фатирга кереп, алар ирне кыйнап үтерә. Гәүдәсен идәндәге паласка төреп, алып чыгып китәләр.

Ирләргә 50 мең сум акча бирелә. Соңрак алар хатынны төрлечә куркытып, тагын 50 мең сум алалар.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий