«Татар җыры — XX»: Филүс, Ришат татар-башкорт эстрадасы берлеге төзүгә ничек карый? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

Татар җыры фестивале быел үзенең 20 еллыгын билгеләде. Казанда узган гала-концертны оештырырга дип, Мәскәүдә иҗат итүче танылган режиссер Лина Гарифуллина махсус чакырылды. Ай уртасында узган матбугат очрашуында: “Тамашачы хискә бирелерлек бер теманы сакларга тырыштык. Быелгы юбилей тамаша белән халыкны хискә юнәлдерергә телибез”, дип сөйләгән иде ул.

 

Җырчылар сәхнәгә чыгар алдыннан аларны “20 еллыкның иң яхшы җырчылары”, дип игълан итеп чыгардылар. Артистлар белән бергә, тамашачыны, зур экран аша, Казанның билгеле булган урыннары белән дә таныштырдылар. Һәр билгеле урынны бер җырчы белән бәйләргә тырышканнар оештыручылар. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы оештыручылар “Казан” гаилә үзәге белән чагылдырдылар. Әлфинә Әзһәмова тимер юл вокзалы, ә Ләйсән Гыймаеваны Габдулла Тукай исемен йөрткән Казан Һава аланы белән. Җырчыларның чыгышлары да, үз вакытында хит дәрәҗәсенә җиткән, җырлардан гына торды. Шулай итеп, тамашачыга “Тимәсен тик күзләрем”, “Төнге урам”, “Яшьлегем чишмәләре”, “Асыл яр”, “Син минем җанымның яртысы”, “Карамалы Гөбәй” җырларын тыңларга насыйп булды. Сүз уңаеннан, берничә җырчыга икешәр җыр башкарырга бәхет елмайды. Икешәр җыр башкарырга рөхсәт ителгән артистлар арасында, әлбәттә, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчылар иде.

Тамашаны башлап җибәрү Гүзәл Уразовага тапшырылды. “Тимәсен тик күзләрем” җыры вакытында биюче кызлар Гүзәлгә туй күлмәген кидертеп, анардан кәләш ясадылар. Икенче җырын Уразова Илдар Хәкимов белән башкарды. Илдар Хәкимов та кияүләр туйга кигән костюмнан иде. Кәләшнең кулында чәчәк бәйләмен күргәч, тамашачыга ыргытып, берәр кызга өмет бирердер бәлки, дигән уйлар башка килде, ләкин сценарийда мондый күренеш исәпкә алынмаган күрәсең һәм чәчәк бәйләме Гүзәл белән бергә сәхнә артына кереп китте.

Яңалык буларак, сәхнә артында “Татар җыры” музее булдырылган иде. Һәм, һәр җырчы үз чыгышыннан соң шунда кереп истәлеккә берәр “кыйммәтле” әйберсен бүләк итәргә тиеш булды. Музейга кемдер кием, кемдер милли ризык тотып керсә, Салават Фәтхетдинов үзенең иң беренче алган “Алтын барс”ын күтәреп керде, ә Ришат Төхвәтуллин исә, һәр чыгышына бары тик шуның белән генә чыккан, ак микрофонын тапшырды.

Инде алга таба ничек җырлар икән дигән сорау тудырып, тамашачыны уйга салды бу гамәле белән Ришат.

Тамаша кылган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны әлеге җыр фестивале белән алдагы сүзләр белән котлады:

– 20 ел дәверендә шушы “Татар җыры” бара, һәммәбез бирегә җыелып киләбез. Киләчәктә дә татар җыры гөрләп торыр, без шатланырбыз, яңа талантларны күрербез һәм үзебезгә дә күрешергә бер матур сәбәп булып торыр бу фестиваль.

Республикабызның беренче президенты Миңтимер Шәймиев, хәзерге президентыбыз Рөстәм Миңнеханов алдында чыгыш ясаулар икеләтә җаваплылык өсти дип бүлеште хисләре белән Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров: «Алар алдында җырлау бигрәк тә рәхәт, чөнки беррәттән халык һәм беррәттән зур җитәкчеләребез дә залда утырганда-концерт мәртәбәлерәк тоела. Чыгыш алдыннан борчылу хисе булганда үзеңне чын артист итеп тоясың, терелтеп җибәрә кебек бу хис. Дулкынлану булганда хис-тойгылар да тамашачыга үтемлерәк барып җитә”.

Ришат Төхвәтуллин “Керим әле урманнарга” дигән җырны акапелла башкарды, халык бу күренешне бик җылы кабул итте дияргә кирәк. Айдар Галимовны да башкаларга караганда бик җылы кабул иттеләр, “Кызыл розалар” хитын башкарганда тамашачы Галимовка кушылып җырлады һәм көчле алкышларга күмде. Әллә, дөрестән дә, халык элек яңгыраган җырларга сусаган, әллә Айдар абый сәхнәдән төшеп, залда утырган хатын-кызларга кызыл розалар таратканга күрәме. Мондый күренешне Галимовтан соң чыккан Салават Фәтхетдинов та игътибарсыз калдыра алмады:

– Чәчәкләрегезне барыгыз да бирмәдегез. Айдар әйтте, абзый борчылма, чәчәк таратып чыктым, һәрберсе биреп чыгачак, дип тамашачыны көлдерде Салават абый.

Җырчыларның бер урында җыелуыннан файдаланып, татар-башкорт эстрадасы берлеген төзү кирәкме һәм аның рәисе кем була ала дигән сорау бирдек.

– Халык бит инде барыбер артистларга карый, аларны кайбер мәсьәләләрдә үрнәк итеп күрә. Шуңа күрә мондый берлекне оештыру да, минемчә, урынлы булыр иде. Бер-беребезгә таяныч, терәк булып дус-тату яшәсәк, тамашачыга тагын да зур үрнәк булыр идек. Ә инде рәис, җитәкчегә килгәндә, минемчә, бу эшне Салават абый башкара алыр иде, чөнки ул үзе Башкортстаннан һәм Татарстанда яшәп ничәмә ничә еллар дәвамында сәхнәне тотып тора. Ә бәлки, Салават абый белән Айдар абый Галимовны рәис итеп куеп булыр иде. Алар икесе дә төрле туган проблемнарны киңәшләшеп “шапылдатып” чишеп куярлык кешеләр, диде Филүс Каһиров Татар Тудейга.

Ришат Төхвәтуллин исә әлеге сорауга карата, җырчыларны берничә төркемнәргә бүлеп кенә берничә берлек оештырып була дигән фикердә:

– Андый берлекне оештырып буладыр бәлки, әмма аны ниндидер төркемнәргә бүлү кирәктер. Әйтик, гастрольдә йөрүче касса җырчылары аерым бер төркем, өлкән буын җырчыларыбыз аерым бер оешма буларак, ә инде “банкет” җырчыларын, ягъни гастрольләргә чыгып йөрмәүче, өйдә ятучы җырчыларга аерым оешма. Башкача мөмкин түгел, чөнки артистлар бер-берсенә карата бик көнче һәм гомүм бер берлек оештыру мөмкин булса да, бик авыр эшләрдән. Рәискә килгәндә, барыбыз да тыңлардай, фикеренә колак салырдай, лидер бармы икән арабызда? Андый кеше сәхнәдә генә түгел, тормышта да лидер сыйфатларына ия булырга тиеш. Илһам абый кебек көчле, ул әйткән сүзгә һәрбер җырчы да колак салырлык кеше бармы? Бу бик зур сорау, дип җиткерде фикерен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин.

“Егерме еллык тарихлы татар җырының юбилей концертында чыгыш ясармын дип хыялымда да булмаган иде. Хәтта әле дә, чыгыш ясап кергәч, ышанып бетеп булмый, чөнки балачакта телевизордан гына карый идек “Татар җырын”. Ул вакытта сәхнәгә чыгармын дигән уй гомүмән булмады. Инде җырлый башлагач, Рәсим Низамов, Салават абыйлар белән күрешкәч, бу төшме икән әллә дигән уйлар килә башлады. Ә инде “Татар җыры” концертында катнашкач – минем өчен әкияттәгедәй булды. Юбилей концертта катнашу минем өчен яңа зур адым кебек, тагын да яңа көч белән эшлисе килә. Бүгенге көнгә хәтле, үземнең шушы тамашада катнашуыма ышанып бетә алмадым, шалтыратып, берәр нинди үзгәрешләр булды дип әйтерләр кебек тоелган иде”, дип сөйләде кичергән хисләрен Азат Фазлыев. Татар-башкорт эстрадасы берлеген оештыру мәсьәләсенә килгәндә, Азат Фазлыев андый берлекнең мәгънәсен аңлап бетермим дип әйтте:

– Берлек булмаса да, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәгән артистлар бар. Миңа киңәш кирәккәндә, мин рәхәтләнеп Фирдүскә, Данирга, Рифат Зарипов, Рәсим Низамовка шалтыратып киңәш сорыйм.

Күпләр Elvin Grey да чыгыш ясар дип көтте, ләкин программада аның исеме торса да, җырчы тамашада булмады. Сәхнәдәшләре сүзләренчә, Elvin Мәскәүдән кайтып җитәргә өлгермәгән.

“Татар җыры” гала концертына багышланган матбугат очрашуында юбилей тамашаның башкалардан аерылып торачагы турында игълан ителгән булса да, моны артык сизмәүчеләр дә булды. Концерт азагында, гадәттәгечә җырчылар чыгып бергәләп җыр да башкармадылар, тамашага нокта куелганы да сизелмәде кебек. “Әллә өченче бүлек булачакмы, хәзер икенче тәнәфескә бүленүме бу?”, дип уйлаучылар булды.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий