Татарстанда яман шеш диагнозы белән биш ел яшәүчеләр арта бара

-- Alfia

Татарстанда, яман шеш диагнозы куелган вакыттан алып, әле тагын биш еллап яшәүчеләр арта. Бу күрсәткеч Россиядә иң зурысы. Бу хакта журналистларга брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Яман шеш авыруы 5,4 процентка артса да, яман шештән үлем 4,7 процентка кимеде. Яман шеш ачыклангач та, әле тагын биш елдан күбрәк яшәүчеләр арта бара. Бу күрсәткеч Россиядә иң югарысы — 59 процент», — диде министр.

Ул онкологик авыруларны дәвалау буенча җитди эшләр башкарылганын әйтте. «Чаллыда онкодиспансер филиалы төзелеше башланды. 2020 елның беренче кварталында Әлмәттә объект кулланышка тапшырылырга тиеш. Республика балалар клиник хастаханәсендә онкогематология корпусы төзелеше башланды. Бу эшләр химия терапиясе ярдәмен алу мөмкинлекләрен арттырачак», — диде Марат Садыйков.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле