Рөстәм Миңнеханов Әмирханның хыялын тормышка ашырды

-- Alfia

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның вертолетта очарга теләгән хыялын тормышка ашырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очыш алдыннан малай вертолетны әйләнеп чыга һәм аның тышлыгын да тотып карый. Очу мизгеле сурәтләнгән һава судносы салоныннан фотоны Рөстәм Миңнеханов үз Twitter’ында куйды.

Республика җитәкчесе малайның хыялын инде традицион булган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып тормышка ашырды.

Быел Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле