Казан җәмәгать транспорты бәясенең артуына ничек карыйсыз? [видео]

-- Alfia

Казан җәмәгать транспортында бер тапкыр бару бәясе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сумга кадәр күтәреләчәк. Әлеге карарны Татарстан тарифлар дәүләт комитеты бастырган. Документка ярашлы, автобус, троллейбус һәм трамвайда билетны салонда сатып алу очрагында бәя 30 сумга кадәр күтәреләчәк. Транспорт картасы белән түләүчеләргә йөрү бәясе 25 сумнан 27 сумга артачак. Азатлык җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең бу карарга мөнәсәбәтен белеште.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий