«Ах, син, язмыш… Ни өчен, Ходаем? Мин аңа начар ана булыр идеммени?!»

-- Alfia
Кәк-күк! Кәк-күк! Кәк-күк!… Иртәнге саф һаваны күкрәген тутырып сулап килүче Ләйләгә кәккүк тавышы «Ләй-лүк!», «Ләй-лүк!» дигән кебек ишетелде. Кыз ирексездән сискәнеп китте. Мәрхүмә әнисе яратып, назлап Ләйлүк дип йөртә торган иде аны. «Ләйлүгем, йомшак песием» — әнисенең кызын иркәләгәндә иң яратып әйтә торган сүзләре була торган иде. Ах, ул әни назлары! Төшләргә кереп йөдәтә шул…

Ләйлә әнисенең бердәнбер баласы булып үсте. Бик теләсә дә, ана кеше башкача авырга уза алмады. Табиб булып эшләүче әти-әнисенең бердәнбер куанычы, юаначы булды ул. Иртәннән кичкә кадәр дәваханәдән, авырулар яныннан кайта алмаган кадерлеләрен көтә-көтә зар-интизар булган Ләйлә үзаллылыкка тиз өйрәнде: ашын да пешерде, өен дә җыештырды, укуында да сынатмады. Үсә төшкәч, ялан хәтле иркен фатирда ялгызы калган чакларында, өзгәләнеп: «Берәр сеңлем, йә энем булсачы», дип уйлый иде. Юк, беркемне дә гаепләми ул, табигать бирәсе килгәнен биргән инде – әнисенең өлешенә язганы Ләйлә генә булгандыр, күрәсең. Хыялларда әллә нәрсәләр тели адәм күңеле, ә тормыш үзенекен итә.

Ләйлә башта педучилище, соңыннан педагогия институтын тәмамлады. Яхшы укыды, укытучылар бик канәгать иделәр үзеннән. Үзе укыган институтта калырга димләделәр. Тик кыз баш тартты. Диплом алганнан соң өч ай күңеленә ошаган эш эзләп, каңгырап йөрде дә, әти-әнисен, дусларын шаккаттырып, медицина көллиятенә укырга керде һәм аны тәмамлаганнан соң Уфаның алтынчы санлы балалар тудыру йортына эшкә керде. «Шуның өчен сигез ел вакытыңны сарыф иттеңмени?! Мәктәптә, институтта эш беткәнмени сиңа? Әниең белән болай да өйгә кайтып кергәнебез юк бит.
Инде син дә безгә кушылдың мыни, эх, кызым, кызым» дип әтисенең шелтәләгәне әле булса хәтерендә Ләйләнең. Ә әнисе дәшмәде, зур, моңсу күзләрен бер генә тутырып карады да: «Ярый инде, эшләп карасын», диде. Фатихасын бирүе шул иде аның.

Ләйлә эшкә тиз өйрәнде. Баштарак сабыйлар елавы, эш күплеге, яшь аналарның бала тудырганда ыңгырашулары, кычкырулары бераз исәңгерәтсә дә, соңрак эшеннән тәм табып, ләззәтләнеп эшли бирде. Яңа туган сабыйларны әниләренә имезергә илткәндә әйтеп бетергесез татлы минутлар кичерде. Әле берсен, ике икенчесен йомшак итеп күкрәгенә кысты, сабый төрелгән юргәкләрдән килгән яшь бала исен иснәде, үзе дә бала тансыклады.
Шулай өч ел вакыт үтте. Мәхшәрле, коточкыч, саташулы төнгә тиң өч ел… Утыз яшенә якынлашып килүче Ләйләнең иңнәренә әти-әнисенең вакытсыз фаҗигале һәлак булуы мәңге җуелмаслык авыр йөк, төзәлмәс яра булып ятты. Дачадан җиңел машиналарында кайтып килүче газизләренең авыр йөк машинасы астында калып, таный алмаслык хәлгә килгән гәүдәләрен күрергә барган көнне Ләйләнең беренче ак чәчләре күренде. Кергәндә үз аяклары белән кергән кызны моргтан һушсыз килеш күтәреп алып чыктылар.

Эш, бары тик эш кенә кызны акылдан язудан алып кала алды. Көннәрен, төннәрен балалар тудыру йортыннан кайтмады, шул сабыйларга бар күңел җылысын, назын, мәхәббәтен бирергә тырышты.

Өч бүлмәле фатирында Ләйлә үзен адашкан каз бәбкәсе сыман хис итте. Ялгызлык, ялгызлык, кайда да ялгызлык. Буш бүлмәләр буйлап йөреп арыгач, кыз көзге алдына килеп басты: зур, яшькелт күзләр, озын кара керфекләр, ап-ак йөз, җиз төсендәге куе чәчләр иңнәренә таралып төшкән, уймак авыз. «Я, Ләйлә, утызга да җитеп киләсең түгелме соң? Ә син һаман шушы көзге сыман ялгызсың. Арытабан синең белән нишләрбез соң без, ә, Ләйлүк?»
Тукта, үз-үзе белән сөйләшәме әллә? Шулайдыр, соңгы вакытта күңеленнән үз-үзе белән серләшергә әвәсләнеп китте шул. Шул яшенә җитеп, гаилә корырдай тормыш иптәше дә, эч серләрен уртаклашыр дус та тапмады кыз. Хәер, эзләмәде дә инде. Дөрес, эшендә яраталар үзен. Ләкин ул бит эштә. Эштән соң да вакыт кала бит әле. Анысын ничек үткәрергә? Артыннан да йөрмәделәр түгел, йөрделәр, кияүгә чыгарга да үгетләп карадылар. Ләкин Ләйләнең йөрәге, йокыдан уяна алмаган кешенеке кебек, дәшмәде. «Менә ул, минем насыйбым!» дип типмәде. Ә хәзер бәлки соңдыр инде.
***
… Иртәнге һаваны рәхәтләнеп сулап килгән Ләйлә уйлар тоткынлыгыннан арынырга тырышты. «Җитәр инде, кызый, күпме уйланырга була. Әзрәк ял итәргә, кешечә яши башларга, киноларга, театрларга йөрергә кирәк. Ниһаять, сиңа да отпуск бирделәр. Ял ит, әйдә, рәхәтлән», дип уйлады. Җиңел-җиңел алымнар белән кибетләргә кереп чыкты, икмәген, сөтен, маен алды. Җиләк-җимешен дә онытмады. Алган ризыкларын фатирына алып кайтып урнаштыргач, аягөсте генә чәй эчеп, тагын чыгып китте. Күңелсез иде аңа өендә. Биредә бар да тәртиптә, пөхтә, чиста, тик фатирда эчпошыргыч ямансу иде.

Ләйлә көн буена шәһәр буйлап йөрде, музейларга, кинотеатрга кереп чыкты, фонтан янына тукталды.
Кичке сәгать алтылар тирәсендә арып-талып кайтып килүче Ләйләнең юлы бүген якындагы чүплек яныннан үтә иде. Башка вакыты булса, кыз бу чүплеккә якын да килмәс иде. Яратмый ул чүплекләрне, бигрәк тә аннан килгән исне өнәми. Тик бүген никтер шушы юлдан кайтасы итте. Болай якынрак та…

Чүплек яныннан борынын кулы белән кысып килүче Ләйләнең колагына ниндидер чыелдау ишетелгән кебек булды. «Карачы, инде өченче көн ялдамын, ә сабыйларымның тавышы һаман колак төбемдә тора икән бит»,дип уйларга да өлгермәде, чыелдау тагын кабатланды. Ләйлә шып туктады. Нәрсә бу, песи баласымы? Тавышы ишетелә, үзе күренми. Ул арада шыңшыган авазлар чыгаручы җан иясе «мин монда, монда» дигән кебек кычкырып елап ук җибәрде. Бала! Кемдер чүплеккә сабыен ташлап киткән!

Ләйлә чүп өеменә ташланды, ашыга-ашыга чүп-чарны читкә ташлый башлады. Менә ул, зур гына тартма, өсте каплаулы. Кыз тартманы алганчы, шыбыр тиргә батты, хәле китте… Йока чүпрәккә салынган сабыйның өстендә бернәрсә дә юк, ул шәрә иде. Кендек ярасы төзәлеп тә бетмәгән, димәк сабыйга ун көннәр чамасы гына. Ир бала… Үч иткәндәй, беркем дә күренми. Нишләргә соң, Ходаем, нишләргә? Озын-озак уйлап тормый, Ләйлә өстендәге җиңел кофтасын салып, тартма өстенә җәйде. Кызның балалар тудыру йортында дистәләрчә сабый тотып күнеккән куллары җиңел хәрәкәтләр белән баланы кулына алды, сак кына кофтага төрде һәм ашыга-ашыга йортына кереп китте.
******
Ул кичне Ләйлә нәрсә эшләргә дә белмәде. Берчә елады, берчә көлде. Менә кайчан кирәк булды аның балалар тудыру йортында эшләве! Димәк, әти-әнисе әйтмешли, сигез ел вакыты бушка сарыф ителмәген. Ул сабый гомерен коткарып кала алды. Чөнки тагын да ярты сәгатьтән сабый ачлыктан бөтенләй хәлсезләнеп, еларга да хәле калмас иде. Димәк, аны табучы да булмас иде. Димәк… Ах, син, язмыш! Аяусыз син, аяусыз!
Әле исеме дә булмаган сабыйны, җир йөзенә 10-15 көн элек кенә туган җан иясен юындыручы, шешәдән сөт имезүче кеше бу минутта язмыш тарафыннан кагылган, әти-әнисеннән мәхрүм калган ятим, йомшак Ләйлә түгел, ә кеше гомерен саклап калырга омтылучы шәфкатьле, мәрхәмәтле, ак күңелле Ләйлә иде.

Юып, таза чүпрәкләргә салынган, тамагы тук сабый йокыга талды. Тик озакка түгел. Уянуга аны Ләйләнең наз тулы карашы, моң тулы тавышы
каршы алды. «Ходаем, иң бәхетле көнемдер бу минем. Бүген мин бернәрсәне аңладым – бу ташландык сабыйга бар күңел җылымны бирергә, тәрбияләргә, кеше итәргә тиешмен. Шул вакытта гына бу тормышның мәгънәсен табармын, ахыры. Кичер, Ходаем, бу сабыйны үземдә калдырырга карар иттем. Ятимлектән, ялгызлыктан өшегән күңелемне җылытып җибәрүче чаткы бит бу нарасый. Күпсенмә, калдыр аны миңа, Ходаем…»

Дога кебек шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый йоклап китте Ләйлә. Төшендә дә матур-матур балалар күрде, алар белән мәш килеп уйнады, көлде. Төнен исә еш-еш уянды. Ләйләгә ныклап йоклап китәр дә, уянуына бала урынында булмас кебек тоелды. Тик сабый тыныч кына йоклавын белде. Шешәдәге сөтне имде дә йоклады, имде дә йоклады.

Таң атты. Ләйләгә эшкә ашыгырга түгел – кыз сабыйны үзенә уллыкка алырга ниятләп, документларын барларга тотынды.
Тик баланы алып чыгып китә алмый калды, кыңгырау тавышы ишетелде. Ишектә милиция формасында ике ир һәм начар гына киенгән бер хатын күренде.

— Ләйлә ханыммы?

— Әйе…

— Борчуыбыз өчен гафу итегез, Ләйлә ханым, тик бу хатынның үз баласын якындагы чүплеккә ташлап китүен күргәннәр. Ә сез, анлавыбызча, сабыйны тапкансыз. Дөресме?

«Алып китәләр, баланы алып китәләр! Ни өчен, Ходаем? Мин аңа начар ана булыр идеммени?!»

— Ләйлә ханым?

— Әйе, таптым шул…

— Сабыйны алып килегез, зинһар. Башта аны балалар йортына бирергә туры килер. Сезгә нәрсәгә инде ул? Гаиләгез дә юк икән. Ә бу хәшәрәтне баласын ташлаган өчен суд көтә. Ханым, ханым, сезгә нәрсә булды? Ник елыйсыз?

Ләйлә күз яшьләренә төелеп, эчке бүлмәгә атылды. Бер төн эчендә үзенә шундый якын булып киткән, инде яратырга өлгергән нарасыйны чиксез наз белән күкрәгенә кысты, нәфис битеннән кат-кат үпте һәм аякларын көчкә кузгатып, алгы бүлмәгә чыкты. Тик баланы хатынга түгел, милиционерга сузды. Авыр, бик авыр иде Ләйләгә бу минутта. Күз аллары караңгыланган кыз һушына килеп, тәрәзә каршына баскан минутта ишек алдыннан милиция УАЗы чыгып китте. Бу икәүнең язмышы башкача кисешмәячәк. Тик Ләйлә хәзер нәрсә эшләргә кирәклеген бик яхшы белә иде инде.

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле