Татарстанда юл һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән

-- Alfia

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте 26 декабрь иртән Тукай районының Әҗмәкәй авылы янында килеп чыккан. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән.

«Ике автомобильне дә юлның төрле якларына алып аткан. «Лада» автомобилендә машина йөртүче кысылып калган», — дип сөйләде юл һәлакәтен күргән кешеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле