Филүс Каһиров: «Салават Фәтхетдинов белән Айдар Галимов моны бергә җитәкли ала» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров декабрдә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чарада Артур Исламов белән “Кем идек” җырын башкарган иде. Җырчыларның бу чыгышлары күпләрнең күңелләренә кереп калды, чөнки җыр һәм тулаем чыгыш та республикабызның суверенитетка ирешкән елда булган вакыйгалар белән бәйле иде. Филүс Каһиров Татар Тудейга бу җырны башкарганда үзендә нинди уйлар барлыкка килгәнен, алга таба булган планнарын сөйләде һәм татар-башкорт эстрадасы берлеген булдыру турындагы фикергә үз мөнәсәбәтен белдерде.

– Илһам Шакиров исемендәге залда “Кем идек” дигән җыр белән ТАССРның 100 еллыгын башлап җибәрдегез. Үзеңдә нинди хисләр туды, чөнки анда зал да башкарак?

– Икенче тапкыр мин ул залда чыгыш ясадым. Әлбәттә, 3 мең кешелек залның масштабы да сизелә. Зур залларда җырлау — ул бүтән төрле атмосфера бирә. Бәләкәйрәк залларда чыгыш ясаганда, үзеңне тамашачы белән бергә бәләкәй бер бүлмәдә булган кебек хис итәсең.

– Ул җырны башкарганда, анда экран аша тарихи кадрлар, республикабызның суверенитет алган вакытлары күрсәтелде. Нинди фикерләр килде үзеңә?

Борылып шул видеоны карыйсы килде, борылырга гына ярамый иде. Ул видеоларны мин алдан узган репетицияләр вакытында да яртылаш кына күреп калдым, ТНВ каналы кабатлау күрсәткәндә генә, тулысынча карый алдым. Аның җыры да тирән мәгънәле, видеолары да тарихка бәйле вакыйгалар иде, сәхнәдә басып торганда беләм видеоның шуның хакында икәнен, оркестр уйнап тора, зал тулы тамашачы шуны карап тора “Эх, үзем дә тиз генә залга төшеп, халык белән бергә шуларны барысында карап алсам иде”, дигән фикер килеп алды чыгышым вакытында.

– Җырны кабатлау буламы? Концерт программасына кертелмәдеме?

– Артур Исламов опера театры белән Голландиядә гастрольдә иде, шуңа күрә үз концертымда мин аны башкара алмадым. Март аена көтеп калам, ләкин анда да театр иҗади сәфәрләр белән Голландиягә китәчәк, шуңа күрә, әлегә барысын ничек килештереп булыр икәнен белмим. Ә Артурның концертында без ул җырны башкардык.

– Рөстәм Миңнеханов каршында җырлау ничек? Аерым сөйләшүдә алар алдында җырлау бигрәк рәхәт дип әйткән идең.

– Әйе, Рөстәм Нургали улы каршында да, Миңтимер Шәрип улы каршында да җырлау бигрәк тә рәхәт, чөнки беррәттән халык та, беррәттән җитәкчеләребез дә залда утырганда концерт тагын да мәртәбәлерәк кебек тоела.

–Бер җыр эчендә бөтен хисне биреп бетереп буламы?

– Кайчагында. Әгәр шул җырга күңелеңдә булган бөтен уйларыңны, хисләреңне җыеп әзерләнеп чыксаң, була.

– Синең сәфәрләр бармы соң? Виза да алдың…

– Әлегә сәфәрләр юк. Виза — ул киләчәккә, без бит киләчәкне уйлап яшибез.

– Америкага, башка чит илләрдәге концертларның әлегә төгәл даталар билгеле түгелме?

– Тиздән билгеле булачак.

–“Корстон” күңел ачу комплексында Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашкан идең күптән түгел.

– Әйе, үземнең концертларыма чакыру төшерергә дип кергән идем Корстонга. Баксаң, анда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре җыелган, чит илләргә күп йөргәч, чит илдә үткән дәүләт чараларында да даими катнашкач, күпләр белән таныш, шуңа күрә анда булганнарының һәрберсе чыгып исәнләшә башлады, сөйләшеп алдык кайберләре белән. Шулай итеп бер көн үтеп тә китте, видеоны тәки төшерә алмадым ул көнне.

– Татар-башкорт эстрадасы берлеген төзү кирәкме, һәм аның рәисе кем була алыр иде, синеңчә?

– Андый берлек, минемчә, кирәк. Халык бит инде барыбер артистларга карый, аларны кайбер мәсьәләләрдә үрнәк итеп күрә. Шуңа күрә мондый берлекне оештыру да, минемчә, урынлы булыр иде. Бер-беребезгә таяныч, терәк булып дус-тату яшәсәк, тамашачыга тагын да зур үрнәк була алыр идек. Ә инде рәис, җитәкчегә килгәндә, минемчә, бу эшне Салават абый башкара алыр иде, чөнки ул үзе Башкортстаннан һәм Татарстанда яшәп ничәмә ничә еллар дәвамында сәхнәне тотып тора. Ә бәлки, Салават абый белән Айдар абый Галимовны рәис итеп куеп булыр иде. Алар икесе дә төрле проблемнарны киңәшләшеп, “шапылдатып” чишеп куярлык кешеләр.

Бәйле