«Бирешмәм. Барысын да эшләрмен!» — Маузир Гыйниятуллинның үлем сәбәбе һәм улының аңа мөрәҗәгате

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

21 декабрь Чаллыда татар дөньясына билгеле шәхес Маузир Гыйниятуллин 57 яшендә вафат булды. Бу көннәрдә улы Артур инстаграмдагы посты аша әтисенә мөрәҗәгать итеп, аның үлем сәбәбе турында язды.

«Әти һәрвакыт шат күңелле, көчле, елмаючан һәм бик аралашучан булды. Шимбә көнне кич белән алар әни белән театрга баралар. Ул яраткан костюмын кигән, торт сатып алган. Артистларны – премьера, ә театрны туган көне белән котларга теләгән. Тамаша башлангач, әнигә аңа чыгарга кирәк булуын һәм тиздән кире керәчәген әйткән. Әйләнеп кермәгәч, әни холлга чыккан”, — дип башлый сүзен Артур.

Әнисе әтисен хәлсез килеш таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта, алар реанимациягә китәләр. Юлда сөйләшеп баралар, әтисе хастаханәгә күпме калганлыгы турында сорый. Әнисе барып җитәргә 3 минут калганлагын әйтеп, берничә секунд үткәч, Маузир Гыйниятуллин мәңгелеккә күзләрен йома.

“Дөньядан тыныч кына китте. Чын ир-ат. Театрдан соң, матур костюмда, әни янәшәсендә. Инфаркттан үлде. Сәламәтлегенә беркайчан да зарланмады, эчмәде-тартмады, спорт белән шөгыльләнде. Нәрсәдер борчый башласа, табибка бара иде. Сәламәтлеген кайгыртты. Яшәргә ярата иде. Матур лаеклы, ләкин кыска гомер кичерде.

Әти, безгә шундый зур истәлекләр калдырганың өчен рәхмәт. Тормыш өчен, матур мизгелләр өчен рәхмәт. Син идеаль кеше идең.

Ул минем белән горурлана иде. Мин аның күңелен кайтармам. Бирешмәм. Барысын да эшләрмен!” – дип рәхмәтен, хөрмәтен җиткерә улы әтисенә һәм хәленнән килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирә.

 

Мәгълүмат Артур Гыйниятуллин инстаграмыннан

Бәйле