31 декабрь Вәсилә Фәттахованың туган көне — җырчыны искә алу [видео]

-- Alfia

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына тиздән 4 ел була. Исән булса, аңа 2019 елның 31 декабрендә 40 яшь тулыр иде.

Вәсилә Фәттахова үзе китсә дә, аның онытылмас исеме, җырлары калды. Ул, һичшиксез, халык күңелендә үзенең җырлары белән мәңге яшәр.

Җырчыны «Татар җыры»ның 20 еллык юбилеенда да искә алдылар. Әлеге видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бәйле