1-8 гыйнвар көннәрендә Казан хастаханәләренең эшләү тәртибе билгеле булды

-- Alfia

 Казанның стационар һәм бала тудыру йортлары бәйрәм көннәрендә тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны госпитализацияләү территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкәннәр челтәре сырхауханәләре 31 декабрьдә шимбә графигы буенча эшләячәк, 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр — бәйрәм графигы буенча (9.00-дан 17.00-гә кадәр).

Шул ук вакытта 31 декабрь, 1, 2, 4, 5, 7, 8 гыйнварда сырхауханәләрдә терапевтик бригадалар кизү торачак, ә 3 һәм 6 гыйнварда сырхауханәләрнең көчәйтелгән режимда эшләячәк – терапия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, ашыгыч ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимы булган бүлекләр.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары бәйрәм көннәрендә, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адреслар буенча алып барылачак: Чуйков ур., 54, («7нче номерлы шәһәр клиникасы хастаханәсе» травмпункты), Гадел Кутуй ур., 48 («18нче номерлы үзәк шәһәр клиника хастаханәсе» травмпункты), Лечебная ур., 7 («12нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсе» травмпункты), Фатыйх Кәрим ур., 14/67 («7нче номерлы шәһәр хастаханәсе» травмпункты).

Хатын-кызлар консультацияләре 3 һәм 6 гыйнварда эшләячәк, бригада составында табиб-акушер-гинеколог, акушер, медицина теркәүчесе булачак.

Балалар сырхауханәләрендә 1, 5 һәм 7 гыйнварда пациентларны кабул итү һәм чакырулар буенча хезмәт күрсәтү 9.00-дан 15.00-кә кадәр башкарылачак; 31-нче декабрь, 2-нче, 4-нче, 8-нче гыйнварда – 9.00дан 17.00гә кадәр. 3 һәм 6 гыйнварда балалар сырхауханәләренең эше көчәйтелгән режимда оештырылачак: 9.00дан башлап 17.00гә кадәр поликлиникада педиатрның кабул итүе һәм өйгә чакыруларга хезмәт күрсәтү, ЛОР-табиб, офтальмолог, хирург кабул итүе, рентгенология кабинеты, лаборатория эше алып барылачак.

Балалар травматология ярдәме 31 декабрь, 2, 3, 4, 6 һәм 8 гыйнварда 9.00дан башлап 19.00га кадәр Декабристлар ур., 125а адресы буенча «1нче номерлы балалар шәһәр клиника хастаханәсе»нең балалар травмпунктында күрсәтеләчәк. Кабул итү «ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы Балалар Республика клиника хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлекне саклау оешмасының Бигичев ур., 20 адресы буенча урнашкан балалар травмпунктында тәүлек буе оештырылачак.

Өлкәннәр өчен стоматология сырхауханәләре 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 9.00дан 15.00кә кадәр эшләячәк.

Балалар стоматология поликлиникаларының эше 31 декабрь, 1, 2, 3, 4, 6, 7, 8 гыйнвар 9.00дан 15.00кә кадәр оештырылачак. 5 гыйнварда кабул итү 9.00дан 18.00гә кадәр Бутлеров ур., 16 адресы буенча «Республика стоматология поликлиникасы»нда алып барылачак.

Кичке һәм төнге вакытта ашыгыч стоматология ярдәме Чернышевский ур., 10/6 адресы буенча урнашкан «Шәһәр стоматологиясе» акционерлык җәмгыятенең 1нче филиалы тарафыннан күрсәтеләчәк: өлкәннәргә — 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән 8.00гә кадәр; балаларга — 31 декабрь, 1, 2, 3, 4, 6, 7, 8 гыйнварда 16.00дан 8.00гә кадәр, 5 гыйнварда 19.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле