Россиялеләрне Кытайда пневмониянең билгесез вирусы таралуы хакында кисәттеләр

-- Alfia

Роспотребнадзор россиялеләрнең сәяхәтләрне планлаштырган вакытта Кытайда пневмониянең билгесез вирусы таралуы турындагы мәгълүматны исәпкә алуын сорый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Кытайның Ухань шәһәре сәламәтлек саклау комитеты килеп чыгышы билгесез булган пневмония очраклары турында хәбәр урын алган белдерү тараткан һәм медицина учреждениеләреннән әлеге авыруны йоктыручылар статистикасын алып барып, югары инстанцияләргә хәбәр итәргә кушкан иде инде.

Декабрь башыннан бирле шәһәрдә вируслы пневмониянең 27 очрагы теркәлгән, җиде кеше бик авыр хәлдә, калганнары табибларның даими күзәтүендә, тагын ике пациентның хәле яхшыруга таба бара һәм якын көннәрдә аларны хастаханәдән чыгарачаклар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әлеге вәзгыять уңаеннан рәсми аңлатма бирми.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле