Актаныш районында янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

-- Alfia

Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1 нче гыйнвар 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр биш минут эчендә килеп җиткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгатькә якын сүндергән.

Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-атның мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий