Диетологтан дөрес туклану буенча киңәшләр

-- Alfia

Гыйнварның беренче көннәрен яңа ел мәҗлесеннән соң гадәти туклану режимына кайту өчен җиңелчә ашарга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы, Туклану, биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль үзәгенең фәнни җитәкчесе Виктор Тутельянга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«1-2 гыйнварда, ризык күп ашаганнан соң, җиңелчә ашау өстәле ясарга мөмкин. Мисал өчен, әчкелт сөт продуктлары — кефир, шикәрсез йогурт, простокваша, яки җиләк-җимеш, яшелчә», — дип аңлатты белгеч.

Моннан тыш, табиб теге яки бу физик активлык өчен вакыт калдырырга киңәш итте. Бу җитди күнегүләр булырга тиеш дигән сүз түгел — йөреп кайтырга яки йөзәргә мөмкин, дип ачыклык кертте ул.

Тутельян фигураны саклау өчен зур булмаган тәлинкәләрдән ашарга тәкъдим итте. Ә ашкайнату органнарының җитди авырулары булган кешеләргә ул гомумән дә Яңа ел көннәрендә диета сакларга киңәш итте.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: clinicakrd.ru

Бәйле