Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылуы турында кисәтә

-- Alfia

 Иртәгә, 3 гыйнварда, бүгенге бераз гына суыктан соң, Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Вакыт-вакыт кар явачак, көндез урыны белән юеш кар булуы көтелә. Кайбер урыннарда аз гына бозлавык булырга мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», — дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә термометр баганасы -11, аязган вакытта -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4 тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле