Җырчы Илгәрәй әтисен югалтудан соң: «Сугып салды әтине. Ул үзе диагнозын белмәде»

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Илгәрәй узган елга нәтиҗәләр ясады һәм  2019 елда үз җилкәсенә төшкән авырлыкларны искә алып, алар турында инстаграмда язылучыларына да сөйләде.

«Узган ел безнең өчен авыр булды. Нишләтәсең инде. Авырлыклар сорап килми. 7 елдан артык урын өстендә яткан әбием 5 апрель көнне безнең арадан китеп барды. Әйе, кайчандыр бу көн килеп җитәр, әби китәр дип уйласак та,  безгә бик авыр булды! Ышанырлык түгел иде. Тик алда безне тагын бер сынау көтте. Әти… Аның авыруын белгәч, безнең тормыш бер мизгелдә үзгәрде дә куйды. Бер табиб та, бер специалист та, бер кеше дә аңа ярдәм итә алмады. Кемгә барма, кемгә әйтмә, кемнән сорама бер үк сүз! Йөрәкне телеп алырлык сүз, соңга калгансыз. Минем күз алдымда аның хәле көннән-көн начарая барды. Мин гаиләмне, балаларымны, эшемне оныттым. Мин әти янында булырга тырыштым. Йөрәгем ышанмаса да, акылым белән әтине югалтачагымны аңлый идем. Өч хәрефле авыру җиңде, сугып салды әтине. Ул үзе диагнозын белмәде, менә-менә тереләм, улым, терелгәч моны эшләрбез, шулай итәрбез, монда барырбыз дип гел өметтә яшәде», — ди җырчы.

Илгәрәй әтисе белән

Илгәрәй шул чакта Галия Сәитшинаның «Сабыр булыйк, дуслар» шигыренә дусты Илназардан көй яздырта. «Әтигә тыңлаттым! Әти ошатты, елады, барсы да яхшы булыр, концертыңда шушы җырыңны җырлагач, мин сиңа чәчәк бүләк итәрмен диде. Тик… Юк, булып чыкмады. Бу җырны сиңа багышлыйм, әти!» — дип яза Илгәрәй һәм үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткерә.

 

Мәгълүмат һәм фотолар Илгәрәйнең инстаграмыннан

Бәйле