// Татар Тудей // Татар Бүген //
7 нче гыйнвар татар эстрадасының җырлы гаиләсе Салават һәм Гүзәлем Миңнехановларның әти-әни булган көннәре, аларның кызлары Мәдинәгә бүген 1 яшь.
Бу истәлекле көн уңаеннан, җырчылар туганнарын, иҗатташ дусларын бер табын артына җыеп, матур бәйрәм оештырды.
Салават-Гүзәлем Миңнехановларны әлеге истәлекле көннәре белән тәбриклибез! Мәдинәнең тулы гаиләдә сау-сәламәт, миһербанлы бала булып үсүен теләп калабыз!