Тәтеш районында янгын: торак йорт юк була һәм ир-атның гомере өзелә

-- Alfia

Тәтеш районында чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ир-атның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

8 нче гыйнвар кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сөендек авылының Горький урамында торак йорт һәм ишегалдындагы корылмаларның дөрләп янып китүе хакында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 145 квадрат метр тәшкил иткән.

Урынга Олы Тархан авылы янгын сүндерүчеләре юл тоткан. Алар янгынны 25 минут эчендә сүндергән.

Ут белән көрәшүчеләр, кисәүләрне аралаган вакытта, 60 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле