Татар Тудей, Асылъяр, Дәниф Шәрәфетдинов, Ләйлә Дәүләтова Салаватка нинди теләкләр теләделәр? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

10 нчы гыйнвар — Халык артисты Салават Фәтхетдиновның 60 яшьлек юбилее. Бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре аны әлеге истәлекле көне белән котлап, матур теләкләр җиткеделәр. Татар Тудей аша да танылган шәхесләр Салават Фәтхетдиновны гомер бәйрәме белән тәбрикләде.

Журналист, Татар Тудей порталы җитәкчесе Рөстәм Исхакый:

– Иң элек Зәки абыйга һәм Тәкълимә апага Алланың рәхмәте яусын, татарларга сезне — кыю, батыр, фикерле чын халык артисты үстереп биргәннәре өчен! Зәки абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын! Тәкълимә апага һәм Сезгә тән һәм җан саулыгы, хәерле гомерләр, тиешле байлык-муллык, ата бәхете, дәү әти бәхете, ир-ат бәхете, яңа уңышлар, хәерле гастрольләр телим!


Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов: 

– 1992 елда аның җырларын тыңлап, көйләп укырга кердем мин. Бик зур рәхмәт аңа! Салават Зәкиевич бик күп җырчыларга сәхнәгә чыгарга этәргеч бирде. Бәхет, озын гомер телим. Якыннары янәшәсендә матур гомер кичерергә, һаман да шулай халкыбызны җыр-моң белән баетып яшәргә язсын!

Җырчы Асылъяр: 

– Аны тыңлап үстек. Хәзер дә гаиләләребез белән яратып тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Шушы саекмас моңыгыз белән без — яшьләр өчен маяк булып калыгыз. «Татар моңы» конкурсын җитәкләвегез дә милли җырыбызны, моңыбызны саклауда зур роль уйный. Татар җырларын хәзер алай да болай да итәләр, ләкин милли моңыбызның асылын тамашачыга җиткерүче конкурслар 2-3 кенә. Сезнең кулыгызда — көч, җаныгызда моң бар. Шушы моңны халкыбызга тапшырыгыз киләчәктә дә һәм яшьләрне үз артыгыздан әйдәгез.

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова:

– Хәзерге җырчыларның барысын да бергә җыйганнан соң бер Салават килеп чыга. Анда хәйләкәрлек тә, акыл да бар. Җырның эчтәлеген аның кебек җиткерә белүче җырчыны минем әле күргәнем юк. Салават абыйның 60 яшьлеген генә түгел, 70, 80, 90 да бөтен җырчылар бергә җыйнаулашып үткәрергә насыйп булсын!

Бәйле