Массакүләм мәгълүмат чаралары «тәңкә» белән капланган малай турында хәбәр итә

Daily Mail хәбәр иткәнчә, Одша штатында (Һиндстан) сирәк авырулы 10 яшьлек бала яши. Малайның бөтен гәүдәсе коры тире белән капланган. Шуның аркасында җирле халык аны елан дип атый.

Табиблар аныклап узганча, малайның дәваланмый торган авыруы — ламеляр ихтиоз. Ул көнгә берничә тапкыр су коена һәм крем белән тиресен дымландыра. Чөнки аның тиресе аномаль коры, ул бик авыр хәрәкәт итә. Дөге басуында эшләүче әтисе сыйфатлы препаратлар сатып ала алмый. “Йөрәгем өзелә, мин бу каһәрле авырудан җәфа чигүче улыма берничек тә ярдәм итә алмыйм», — дип хәбәр итте әтисе.

Чыганак "МК"

Фото: SWNS

Бәйле