Яман чир белән көрәшүче Шаһинур Мостафинга авыруын җиңәргә булышырга кирәк

-- Alfia

Бик күп билгесез батырларының исемен халыкка кайтарган эзтабар язучы, шагыйрь һәм публицист—Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» иясе, Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинга авыруын җиңәргә булышырга кирәк.

«Кулыннан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә омтылып яшәгән Шаһинур Мостафин үзе дә бүген безнең ярдәмгә мохтаҗ. 2017 нче елдан бирле әлеге көчле рухлы шәхес яман чир белән көрәшә. Чир бик авырлык белән чигенә. Гөмерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхесне яман чир белән бергә — бер ялгыз калдыру безнеңчә булмас иде. Заманча медицина ярдәме алу өчен аңа безнең рухи ярдәм белән бергә матди ярдәмебез дә кирәк. Әйдәгез мөмкинлегебездән чыгып, аңа сәламәтлеген ныгыту өчен, рухи һәм матди ярдәмебезне күрсәтик», — дип яза инстаграмда аның турында якташы Ринат Хәйруллин.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

Сбербанк реквизиты:  2202 2003 2149 1324 —  Мустафин Шагинур Сапиевич.

8939-392-4992 — Ринат Миннегаян улы Хәйруллин, Мамадыш районындагы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

Мәгълүмат: kirmenle

Бәйле