«Бар, кайт, сиңа иртәрәк әле…» — мәрткә киткән берничә кеше тарихы

-- Alfia

Мәрткә киткән кешеләр турында ишеткән бар. Алар төрле күренешләргә тап була. Галимнәр, кеше үлгәч, аның баш мие 30 секунд яшәвен дәвам итүе турында белдерә. Шул вакытта алар «теге дөньяда» булып кайта. Мәрткә киткән берничә кешенең тарихын без дә укучыларга җиткерергә булдык.

«Табиблар, операциянең уңышлы үтүе 5 процентка гына тигез, диде, шулай да алар тәвәккәлләргә булды. Операция вакытында йөрәгем тибүдән туктаган… Шул вакытта күптән түгел генә вафат булган картәниемне күрдем. Ул минем башымнан сыйпады. Бөтен җир аклы-каралы иде. Мин кузгала алмадым, ул моңа борчыла башлады. Шунда мине селкетте, үзе бертуктаусыз исемемне кабатлый. Бераздан кычкыра ук башлады. Мин көч-хәл белән аңа эндәшкәч кенә елмайды ул. Шул вакытта тын алдым һәм тәнем белән дәваханә караватының салкынлыгын тойдым…»

«Бик күп кеше тау башына менә. Мин дә алар белән. Тау башындагы яктылык безне үзенә чакыра кебек. Бу кешеләр гади генә киенгән. Мин алар белән атлыйм, ә үзем ачуымнан кайныйм. «Күпме кешене «Ашыгыч ярдәм» машинасында коткаралар. Ни өчен мине коткара алмадылар?!» Шулвакыт вафат булган бер туганым бу кешеләр арасыннан чакты да: «Дин, бар, кирегә кайт», — диде. Минем исемем Динис. Кечкенә чакта ул миңа һәрвакыт «Дин» дип эндәшә иде. Мин аңа күтәрелеп карадым, ул миннән алдарак бара иде. Шулвакыт мине дәваханә караватына каты итеп салуларын тойдым. Күземне ачсам, янда табиблар йөгерешә иде…»

Гөлия Мөгаллимова
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий