Айдар Тимербаев кемнәрнең иҗади әтисе? Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Ризат-Зинирә аның турында ачылып ниләр сөйләде?

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт //

Айдар Тимербаевның популяр композиторларның рәтендә булуы-үзенең тамашачы белән гел элемтәдә булуы белән дә бәйле. Җырчылар белән генә түгел, тамашачы белән дә аралашырга һәрвакыт әзер ул. Югыйсә, үзен Instagramдагы шәхси битендә @aidardus дип атамас иде. Гыйнвар уртасында Казанның Уникс концертлар залында узган, автор-башкаручы, композитор Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлардан торган концертны тамашачы октябрь аенда ук билетлар сатып алып зарыгып көтте. Тамаша вакытында композиторга Атказанган артисты исеме таныклыгы һәм мәртәбәле медале тапшырылды. Сәхнәдән, Айдар Тимербаев иҗат иткән, күп кенә хит җырлар яңгырады.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова, Айдар Тимербаев минем өчен дус кына да түгел, ул минем өчен сердәшчем дә, дип сөйләде Татар Тудейга.

— Моннан бер өч-дүрт ел элек, тормышымда авыр вакыйгалар булган чакта, кулда җырлар калмаган вакытта мин Айдарга мөрәҗәгать иттем. “Хәлләр четерекле, миңа җырлар кирәк, ләкин минем өчен җырлар язарга да ярамыйрак”, дигәч, ул: “Мин курыймыйм. Сиңа туры килерлек җырларым бар, һәм махсус синең өчен язарга әзермен”, дип канатландырды мине. Шул вакыттан бирле хәлләремне белешеп тора, гел ярдәм итәргә әзер. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул минем өчен җан дустым, хәтта, бәлки башка бер кеше белмәгән серләремне белүче улдыр да әле.

Парлы җырчылар Ризат һәм Зинирә Рамазановларның иҗат юлы да Айдар Тимербаев белән башланып китә. Композитор беренче мәлдә җырчыларның продюсеры була. Җырчылар Тимербаевны ягымлы итеп “Безнең иҗади әтиебез”, дип йөртә.

— Тормышта да, иҗатта да без гел бергә. Кирәк вакытта ул безне тотып сүгә дә, яклый да, саклый да. Җырга аранжировка ясаган вакытта һәрвакыт аңа тыңлатабыз, ул гел тикшереп кенә тора, дип әйтте Татар тудейга җырчылар.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова Айдар Тимербаев белән ничек танышып киткәнен сөйләде.

— Айдар абый иҗаты белән, халыкта популяр булган аның җырларын ишетеп таныштым. Күп кенә вакыт аның иҗатын күзәтеп бардым, аннан концертларда якыннан танышып аралашып киткәч, җырларын җибәрә башлады. Ул миңа җибәргән җырларның кайберәүләрен шунда ук ошатып алдым. “Гүзәл, минем дүрт-биш ел яткан җырларым бар, тыңлап карачы, бәлки сиңа яраклары булыр”, дип кызык итеп әйтә ул. Айдар абый, җырның ертыгы булмый, җибәр, бәлки алар нәкъ мине көтеп ятадыр, дип әйтәм.

Тамаша барышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәхнәгә менеп, Айдар Тимербаевка Татарстанның атказанган исеме таныклыгын һәм медален тапшырды.

— Айдар әле бик изге эш белән дә шөгыльләнә-ипи пешерә. Аннан да кадерле нәрсә юк. Шуның өчен, аның ипиләрен ашаганнан соң гел җырлап кына яшисе килә. Аның иҗаттагы тырышлыкларын дәүләт җитәкчелеге дә күрә, рөхсәт итегез, аңа Татарстанның атказанган исемен тапшырырга, дип сүз тотты Рәис Миңнеханов.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Айдар Тимербаев белән булган конфликтын искә төшерде.

— Айдар абый белән бер биш-алты ел чамасы таныш. Ул миңа “Ике болыт” белән “Эх, дөнья камчысы” җырын иҗат иткән иде. Аннан соң, икебез дә кызу холыклы булгач, безнең арада конфликт килеп чыгып, аның белән бер ел чамасы аралашмый тордык. Ләкин шундый нотада аерылышып калуыбызны теләмәдем, һәм гомүмән, ир-ат кешегә мондый нәрсә килешмәгәнлекне аңлап, мин Айдар абыйга хат яздым. Әйдә дуслашыйк, мин яшь кеше, әгәр гаеп миндә икән, гафу ит, дип. Айдар абый да, энем шунда нокта куик, гаеп икебездә дә бар, дип, җавап кайтарды. Шул вакыттан бирле бергә иҗат итәбез, аның җырлары минем репертуарымда бик күп, диде Татар Тудейга Фирдүс.

Илсөя Бәдретдинова популярлыкны югалтмас өчен күпме акча түләгәнен әйтте [видео]

Бәйле