Нью-Йоркта «Үзгәреш җиле» үтә — җырчы Илнар Миранов сәяхәтеннән мизгелләр [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

17 гыйнвар «Үзгәреш җиле» Американың Нью-Йорк шәһәренең иң мәртәбәле булып саналган Carnegie Hall концертлар залында күрсәтеләчәк. 18 татар җырчысы татар телендә 35 композиция башкарачак.

 

Артистлар составында Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхрәзиев, Илнар Миранов та бар. Тамашаны театр һәм кино актрисасы Чулпан Хаматова алып барачак.

Эксклюзив, җәмәгать. Туры трансляция булмый, шуңа күрә безнең белән бергә татар җырчыларыбызның Америкада булган сәяхәтен күзәтеп бара аласыз.

Сүз уңаеннан, тамаша Carnegie Hallның төп залы Perelman Stage дигән залында узачак.
Зал 2804 тамашачы сыйдыра, ә билетлар инде сатылып беткән дип хәбәр итәләр, диде Илнар Миранов.

 

10 сәгатьлек юл авыррак булса да, Илнар Мирановның кәефләре күтәренке, чөнки иң көтелгән мизгелләр якынлаша бара.

Күз алдыгызга китерегез, җәмәгать, татар мәдәни кыйммәтләребезне саклап килгән үзебезнең татар халык җырлары Американың Нью-Йорк шәһәрендә яңгыраячак.

Артистларыбыз кунакханәдә урнашты һәм әлеге минутларда кызу рәвештә әзерлек бара, диде ТАТАР ТУДЕЙга халыкара конкурслар лауреаты, җырчы Илнар Миранов.

Нью-Йорктан кызыклы видеолар тагын булачак, безнең белән булыгыз, дуслар!

Бәйле