Конкурста катнаш һәм «Түбәтәй»дән шәп бүләкләр от

-- Alfia

«Түбәтәй» 15 гыйнвардан алып 13 февральгә кадәр 3-12 яшьлек балалар арасында, Бауман урамы, 47 нче йорт һәм Кремль урамы, 21 нче йорт адреслары буенча урнашкан рестораннарында рәсемнәр конкурсы игълан итә.

 

Конкурсның темалары:

«Зимняя Казань»

«Мин яратам Түбәтәй»

Иң күп тавыш җыйган 3 эш авторы 1, 2, 3 урыннарга лаек була һәм буләкләр ала:

  1. ЛЕГО конструкторы һәм «Түбәтәй» ресторанына 1500 сертификат;
  2. PLAY — DOH наборы һәм «Түбәтәй» кафесына 1000 сумлык сертификат;

  3. Кассир.руга — 1000, ә «Түбәтәй» ресторанына 500 сумлык сертификат.

Тавыш бирү 30 гыйнвардан 9 февральгә кадәр махсус чеклар ярдәмендә узачак.

12 ферваль җиңүчеләрне игълан ителәчәк.

Конкурс эше стандарт А4 форматыннан кечкенә, ә  А3 битеннән зуррак булмаска, «Зимняя Казань» яисә «Мин яратам Түбәтәй» темаларына туры килергә тиеш. Рәсемнең почмагында конкурс эшенең исеме, эш авторының фамилиясе һәм исеме, катнашучының яше, класс һәм укыган мәктәбе( булган очракта) күрсәтелә. Эшнең икенче ягында катнашучы белән элемтәгә керү өчен белешмә булырга тиеш.

Бәйле