Җырчы Айлин күрсәтмәячәкмен дигән гаиләсен күрсәтә, ире татар булып та балаларына шулай әйтүе кызганыч….

Җырчы Айлин гаиләсен һәм балаларын ул тамашачыларга күрсәтмәячәкмен дигән иде. Ирем: «Ярым русча, ярым татарча сөйләшкәнне яратмыйм, балалар русча яхшы сөйләшсеннәр», – ди ул. Кызганыч…
Әмма Яңа ел алдыннан ул өч баласы һәм үзенең чыршы янында төшкән фотоны социаль челтәргә чыгарды.

– Гаилә ул – бәләкәй генә үз илем. Аны беркайда да күрсәтмим. Гаиләдә мин – әни, ул – ныгытмам. Ул – мине илһамландыра торган җир. Әгәр дә мин аны барысына да күрсәтсәм, ул минеке генә түгел, ә барысыныкы да булачак. Бөтен энергия башкаларга да чәчеләчәк. Шуңа да гаиләмне күрсәтәсем килми. Бәлки, балалар үсә төшкәч, күрсәтермен. Минем олы кызым бик матур җырлый, ә кечкенәсе балет белән шөгыльләнергә тели, – дигән иде Айлин интервьюда.

Татар кызы булса да, җырчының балалары татарча белми. Әмма бакчада әдәби татар телен өйрәнәләр икән.

– Татарстанга килгәч, ниһаять, татарлар арасына килдем дип сөендем. Ирем Эдуард – татар егете, әмма, кызганычка, татарча белми. Без гаиләдә русча гына сөйләшәбез. Ирем: «Ярым русча, ярым татарча сөйләшкәнне яратмыйм, балалар русча яхшы сөйләшсеннәр», – диде. Ныклап татар телен өйрәнмибез. Балалар бакчасында гына тәрбиячеләр аларга әдәби татар телен өйрәтә.

Фото: Айлинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды. Чыганак "Шәһри Казан" 

 

Бәйле