«Үзгәреш җиле»нең Америкадагы концерты ничә дистә миллионга төшә, кемнәр Чулпан Хаматовага Нью-Йоркта каршы чыга?

-- Alfia

17 гыйнвар Нью-Йоркның Carnegie Hall залында «Үзгәреш җиле» концерты узды. Нью-Йорк татарлары өчен күптән көтелгән чара үтеп тә китте. Реклам аз булуына карамастан, залдагы күпчелек урыннар алынган иде. Әмма күп кенә тамашачылар бушлай билет таратканга килдек диде.

Carnegie Hall кебек дәрәҗәле залда узган «Үзгәреш җиле» концерты җирле татарлар өчен зур вакыйга булды. Нью-Йорк гына түгел, Коннектикут, Пенсильвания кебек күрше һәм Калифорния, Миссури кебек ерак штатлардан, хәтта башка илләрдән дә активистлар килде. Мәсәлән, чарага Канада һәм Германиядән махсус килгән татарлар булды. Активистлар Facebook төркемнәрендә бер-берсен чакырып торды. Шул ук вакытта, алар «реклам бик аз булды» дип зарланды. Телевидение һәм радиода ишетмәдек, татар төркеменнән башка социаль челтәрләрдә күрмәдек диделәр.

Концерт буласы атнада гына реклам күзгә күренеп артып китте. Нью-Йоркта иярчен аша күрсәтә торган Русиянең Беренче каналында җирле реклам буларак кыска игъланнар бирелде. Facebookта да реклам чыкты. Америкада урыс концертларны оештыра торган Maestro Artist Management агентылыгы үзенең интернет битендә дә, Facebookта да чара турында язып торды. Шулай ук Carnegie Hallның гыйнвар програмында Uzgaresh zhile дигән исем белән Татарстан, татар җыры, президент, баш продюсер һәм артистлар турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Концерт буласы атнада реклам көчәеп китсә дә, 2800 билетны сонгы көннәрдә генә сату шактый авыр булыр иде. Соңрак беленгәнчә, билетларның бер өлешен оештыручылар үзләре теләгәнчә тараткан. Тамашага килгән яшьләр Азатлык хәбәрчесенә «билетлар Американың урыс телле яшьләр оешмасы аша таратылды, шуннан алдык» диде. Татарстанның Нью-Йорктагы сәүдә вәкиле активистларга бушлай билет бирде диде кайбер активистлар. Тамашачыларның бер өлеше татар җәмгыятенең кунагы буларак керде. Хәтта урамда Чулпан Хаматовага каршы пикетта торган активистларга да, бер җирле татар кешесе «Нигә кермисез, урыннар бар» дип билетлар сузды.

Тамашачыларның бер өлеше — инглиз телле американнар, кытай гаиләләре, урысча сөйләшүче Урта Азия халыклары вәкилләре, урыслар иде. Алар тәнәфестән соң җыенып китте, зал бушый башлады. Әмма татар мәдәниятен яратып, бу чараны күрер өчен зур акчалар тотып, концертка үз акчасын түләп керүчеләр дә булды. Кайбер татар ханымнары, туташлары милли бизәкле күлмәкләрен киеп, муенса, алкалар, калфакларын тагып килгән иде. Нью-Йоркта гомер итүче, төрле илләрдән җыелган татар-башкорт мөһаҗирләре өчен татар чарасы зур сөенеч булды.

Концерт Русиянең Нью-Йорктагы баш консулы Сергей Овсянниковның инглиз телендә чыгышы белән башланып китте. Ул Татарстанны икътисади яктан алга киткән алдынгы төбәк дип танытты, җырчы Федор Шаляпинның туган ягы дип сөйләде. Аннан соң сәхнәгә актриса Чулпан Хаматова чыгып, инглизчә Татарстан турында мәгълүмат бирде. Аның чыгышында Татарстан халкы, тарихы, танылган галимнәр, җырчылар телгә алынды.

Концертны алып баручы булмады. Сәхнәдә башкарылган әсәрләр, җырчылар һәм авторлар белән диварда күрсәтелгән видеолар аша таныштырып бардылар. «Гөлҗамал», «Ай, былбылым», «Ком бураны» кебек халык җырлары, «Оныта алмыйм», «Күз нурым», «Бормалы су» кебек иске эстрада җырлары башкарылды. Җырчылар Вадим Эйленкриг җитәкчелегендәге джаз оркестрына кушылып җырлады.

Соңыннан Чулпан Хаматова сәхнәгә утырып Сәмруг кош турында әкият сөйләде.

Концерт барлык җырчыларның сәхнәгә чыгып «Туган җирем — Татарстан» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

Чарада җыр сүзләре һәм артистларның «рәхмәт» сүзеннән тыш башка татарча бер сүз ишетелмәде, дип үпкә белдерде кайбер тамашачылар. Җырларны тәкъдим итү дә инглизчә барды.

Дәрәҗәле кунаклардан Татарстан мәдәният министры Ирада Аюпова, Русиянең Нью-Йорктагы консулы Сергей Овсянников, гастрольләргә килгән опера йолдызы Илдар Абдразаков, Казаннан остаз һәм җырчы Венера Ганиева, Татарстан президентының элекке сүзчесе Эдуард Хәйруллин да күренде. Шулай ук, «Үзгәреш җиле» фестиваленең оешыручысы Рәүфәл Мөхәммәтҗанов артистлар белән сәхнә артында булды.

Проектта катнашкан жырчылар инстаграмдагы битләренә видеолар куеп барды. Аларга караганда, артистлар Манхэттенның кыйммәтле районында — үзәк парк янындагыгы кунакханәдә яшәгән. Carnegie Hall програмында проектта катнашучылар исемлегендә ике оркестр, 30га якын музыкант, 10нан артык җырчы, алып баручы, остазлар, продюсерлар телгә алына.

Концерттан соң Азатлык хәбәрчесе кайбер тамашачылар белән сөйләшеп, фикер уртаклашырга сорады. Күбесе, джазга охшатып җырлау кебек иҗади эксперименты хуплады, берничә кеше вокал ягына һәм оркестрның җырдан да катырак яңгыравына тәнкыйть белдерде.

Нью-Йоркта «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивален уздыру Татарстанга кимендә 30,5 миллион сумга төшкән. Тагын 13 миллион сум 2019 елның көзендә дүртенче фестивальнең репетицияләренә һәм концертларын уздыруга сарыф ителгән.

Фестивальгә тотылган акчалар күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки аңа киткән чыгымнарның һәм артистларның гонорарларының күбесе ачык чыганакларда күрсәтелмәгән. Чагыштыру өчен – 2016 елда беренче фестивальне уздыруга тотылган чыгымнар 80 миллион сумнан артып киткән.

Рәсми матбугат чаралары исә Нью-Йорктагы фестиваль чыгымнарын 15 миллион сум дип хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат һәм фото-видеолар чит ил агентлыгыннан

Бәйле