Ни өчен Түбән Кама шәһәре юкка чыгарга мөмкин?

-- Alina
// Татар тудей // Татар бүген // Ильмир Гиззатуллин

Түбән Кама шәһәре халкы куркынычсызлык чаралары булмауга борчыла. Шәһәрдә эвакуация юллары мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән.

Түбән Кама шәһәрендә ике якка гына чыгып китү юлы бар (эвакуация юллары). Ә Түбән Кама шәһәре ул – Татарстан өчен генә түгел, Россия күләмендә зур химия заводы. Әгәр “Нижнекамскнефтехим”, “ТАНЕКО”, “ТАИФ” заводларында берәр шартлау, янгын һ.б шундый  хәвәф-хәтәр булса, эвакуацион юл бер якта гына кала. А анда юл тар, бер якка бер машина гына сыярлык. Менә шундый куркынычлык янаса, шәһәр юкка чыгачак, чөнки халык китәргә житешмиячәк.

СССР вакытында шуның турында уйлап, Кама елгасында купер салып, Красный Ключ поселогы аша юл ясамакчы булганнар. Әмма ул планнар ни өчендер тормышка ашмыйча кала. Хәзерге вакытта Соколка тирәсендә купер салмакчы булалар, ләкин ул Тубән Кама халкына куркыныч янаганда берничек тә булышмаячак.

Шәһәр администрациясе бу мәсьәләгә бернинди җавап бирми.

 

Фото photo.boltai.com

Бәйле